Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналына ике тукайлы узды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында уздырылучы «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала концертына узган тукайлыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев үзенең шәхси рәхмәт сүзләрен җиткерде. Яшьләр фестивале республикада 2000 елдан бирле үткәрелә. Шушы дәвер эчендә тукайлылар да, төрле этапларда катнашып, үзләренең сәнгать осталыкларын күрсәтте. Быел исә ике тукайлы суперфиналга...

Узган җомга көнне Казан шәһәренең «Уникс» концертлар залында узган гала-концертта Кнәз авылыннан «Умырзая» хореография ансамбле, Калмиядән Данил Әюпов, Круглое Поледан Айсылу Тошева, Комсомолецтан Самира Галиуллина катнашты. Фестивальдән кайтып төшүгә, артистларның әти-әниләрен һәм сәнгать җитәкчеләрен Фаил Камаев үз янына чакырды. Алар башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

- Бала тәрбиясе, аның талантын вакытында күреп, вакытында үстерү, һәрдаим шушы юнәлештә эшләү зур көч таләп итә. Әлбәттә, биредә әти-әниләрнең роле зур. Ләкин сабый вакытта күрсәткән игътибар балалар зур булып үсеп җиткәч үз җимешләрен бирәчәк. Сәнгать дөньясында кайнап, шундый дәрәҗәле конкурсларда катнашып үскән бала начар юлга кереп китми. Аның моңа, гомумән, вакыты да, кызыксынуы да булмаячак, - диде Фаил Камаев әти-әниләргә рәхмәтен белдереп.

Сәнгать җитәкчеләреннән исә алга таба да шушы юнәлештә зур тырышлык куюларын сорады, кечкенә талантларны зур сәхнәгә чыгаруда район җитәкчелегенең ярдәме булачагын белдерде. Костюмнар тектерү, хореография белән шөгыльләнү өчен уңайлы итеп җиһазланган заллар булдыруда Фаил Мисбахович үз теләктәшлеген әйтте. Кнәз мәдәният йорты «Умырзая» хореография ансамбле җитәкчесе Марина Межуева, Круглое Поле поселогы балалар сәнгать мәктәбе вокал укытучысы Мәүлүдә Игътисамова, Комсомолец поселогы «Юность» үзәге вокал укытучысы Лилия Муллагалиеваларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Бүген исә Казан шәһәренең «Пирамида» күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы уза. Анда 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр 5 мең ярым артист катнаша. Шулар арасында «Вокал-соло» номинациясендә чыгыш ясый торган тукайлылар Айсылу Тошева белән Данил Әюпов та бар. Фестивальнең Тукай районы делегациясе составында артистларның әти-әниләре, сәнгать җитәкчеләре, район мәдәният бүлеге, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев та катнаша. Артистларыбызга зур уңышлар, сәнгать чишмәләренең мул сулы булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев