Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Сезнең максат – республиканың алдынгы хуҗалыклары рәтенә чыгу»

Сәйдәшев исемендәге предприятие җитәкчесе Марат Сафин хуҗалык хезмәткәрләре алдында еллык икътисадый үсешкә йомгак ясады. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.

2018 елда хуҗалык 194 миллион сумлык продукция житештергән. Чыгымнар исә 211 миллион сумнан арткан. Шуның 45 миллион сумы хезмәт хакы түләүгә тотылган. Салым түләүгә 20 миллион сумга якын, запас частьлар алуга – 10 миллион, ягулык материалларына 21 миллион сум акча киткән.
Хуҗалыкның 7 мең гектарга якын җире бар, аның 6 мең гектардан артыгы – чәчүлек мәйданнары. 2018 елда барысы 10 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынган, һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыккан. 8 мең тонна бөртек, шул исәптән 1 мең тоннадан артык элиталы орлык сатылган.
Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында бүгенгә 800 тонна минераль ашлама тупланган, бу бер гектарга якынча 46 килограмм дигән сүз. Бу күрсәткечне сәйдәшлеләр 75 килограммга җиткерергә планлаштыралар. 
Бүген хуҗалыкта 2163 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 670е савым сыерлар. Еллык тулаем савым 4789 тонна тәшкил иткән. Бер баш сыердан елына уртача 7 мең килограммнан артык сөт савылган. 
Узган ел хуҗалыкта күп кенә төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Әйтик, 100 баш малга исәпләнгән торак, техника остаханәсе, ашлык киптергеч капиталь ремонтланды. Саву залы белән 200 баш терлеккә исәпләнгән торак, силос-сенаж базы төзелде. Бүген хуҗалыкта 200 башка исәпләнгән тагын бер торак, өсте ябулы ындыр табагы төзелеп килә.
Техника паркы ел саен яңартыла. Узган ел 28 миллион сумлык техника сатып алынган. Шул исәптән, Беларусь, К-700 тракторлары, Акрос комбайны алынган.
Сәйдәшев исемендәге предприятие авыл хуҗалыгы юнәлешендәге республика программаларында иң актив катнашучыларның берсе. 2018 елда предприятие дәүләттән 32 миллион сумлык субсидия алган.
Хуҗалыкта кадрларга кытлык юк. Чөнки бу мәсьәлә аерым игътибарда. Уртача хезмәт хакы 26,5 мең сум. Биредә үз эшенең осталары белән бергә яшь белгечләр дә хезмәт куя. Шәһәрдән килеп эшләүчеләр дә бар. Бүген авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче уку йортында Иске Абдул авылының бер егете һәм бер кызы белем ала. Алар – хуҗалык стипендиатлары. Укуларын тәмамлагач, яшьләр хезмәт юлларын Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта башлаячаклар. Кадрларны яшәү урыны белән тәэмин итү дә предприятиедә иң мөһим бурычларның берсе. 2018 елда хуҗалыкта эшләүче ике гаилә йортлы булган. 15 ел эшләгәннән соң, әлеге йортлар белгечнең үз милкенә күчә.
Район башлыгы Фаил Камаев хуҗалык эшчәнлеген уңай бәяләде. «Сезнең алга таба максат – республиканың алдынгы хуҗалыгы булу. Предприятиенең мөмкинлеге, ныклы нигезе бар. Киләчәктә көтү яңарту, мал башы санын, тулаем савым күләмен арттыру өстендә эш алып барырга кирәк», – диде ул. Фаил Мисбахович хуҗалыкның Иске Абдул авыл җирлеге халкы өчен социаль яктан уңай йогынты ясавын да югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев