Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Питрау» фольклор коллективы – «Туым җондызы – 2015» фестивале җиңүчеләре

Казан шәһәренең «Ак барс» яшьләр үзәгендә керәшен халык җыры «Туым җондызы - 2015» («Рождественская звезда») яшь башкаручыларның VII фестивале узды. Районыбыз данын Мәләкәс авылының «Питрау» халык фольклор коллективы һәм Бордының «Тәңкәләр» балалар коллективлары яклады. «Питрау» фольклор коллективы фестивальнең иң мәртәбәле бүләге - Гран-прига лаек булды. Алар кыйммәтле гармун белән бүләкләнде....

Казан шәһәренең «Ак барс» яшьләр үзәгендә керәшен халык җыры «Туым җондызы - 2015» («Рождественская звезда») яшь башкаручыларның VII фестивале узды. Районыбыз данын Мәләкәс авылының «Питрау» халык фольклор коллективы һәм Бордының «Тәңкәләр» балалар коллективлары яклады. «Питрау» фольклор коллективы фестивальнең иң мәртәбәле бүләге - Гран-прига лаек булды. Алар кыйммәтле гармун белән бүләкләнде. Мәскәү шәһәреннән килгән бәйге кунаклары райондашларыбызны Россия башкаласына экскурсиягә дә чакырган. «Питрау» халык фольклор коллективының җитәкчесе - Людмила Адамова. Райондашларыбызны олы җиңүләре белән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев