Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Мин герой урамында яшим” акциясе кнәзлеләрдә зур кызыксыну уятты (фото)

Батырлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләре турында һәрдаим сөйләргә кирәк. Сугыш бездән ерагайганнан ерагая бара. Ә бит җиңүгә таба юл җиңел бирелмәгән. Бер мизгелгә генә булса да туктап, безнең тыныч киләчәк өчен батырларча һәлак булганнарны искә алырга кирәк. Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә "Надежда" ветераннар клубы әгъзалары, Кнәз авылы мәдәният йортының "Родина"...

Батырлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләре турында һәрдаим сөйләргә кирәк. Сугыш бездән ерагайганнан ерагая бара. Ә бит җиңүгә таба юл җиңел бирелмәгән. Бер мизгелгә генә булса да туктап, безнең тыныч киләчәк өчен батырларча һәлак булганнарны искә алырга кирәк.

Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә "Надежда" ветераннар клубы әгъзалары, Кнәз авылы мәдәният йортының "Родина" патриотик клубы әгъзалары, хәрби хәрәкәт ветераннары, Кнәз авылының мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Мин герой урамында яшим" акциясендә катнашты.Бу патриотик чара герой исемен йөрткән урамнар буенча, хәтер такталары, һәйкәлләр янында үтте. Акциядә катнашу өчен мәдәният һорты хезмәткәрләре «Родина» клубындагылар белән берлектә Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечен, Таҗикстан җирләрендә батырларча һәлак булган ветераннарның фотосурәте һәм биографиясе төшерелгән кәгазьләр таратты.

Укучылар урамнан үтеп баручыларга геройларның батырлыгы турында язылган кәгазьләрне таратты. Һәр хатта урамга исеме бирелгән геройның батырлыгы тасфирланган иде.Акция яшьләрдә дә, Кнәзнең урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрендә дә кызыксыну уятты. Берәүләр Бөек Ватан сугышына китеп, яшь булуына карамастан, батырлык кылган авылдашлары турында белде, икенчеләр күршесе, якташының хәрби хәрәкәттә һәлак булуын искә алганда күз яшьләрен тыя алмады. Патриотик акциядә катнашучылар һәйкәлләр янында чәчәкләр куйды, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев