Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Круглое Поле – заманча поселок

Авыл җирлеге эшчәнлегенә бәя бирү буенча традицион семинарлар дәвам итә. Чираттагысы Круглое Поле поселогында узды. 

Круглое Поле – тимер юлчылар поселогы. Поселокта яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше нәкъ менә тимер юл белән тыгыз бәйләнгән. Станциядә халык династияләр белән, бөтен гаиләләре белән эшли», – ди җирлек башлыгы Эльмира Низамиева. 
Круглое Поле шуның белән дә үзенчәлекле: бу – сәнәгать зонасы. Биредә, башка җирлекләрдәге кебек, авыл хуҗалыгы оешмалары юк. Сәнәгать предприятиеләреннән «Трансервис-ЛТД», «Трест Камдорстрой», «Строма», «Экстрафорест» оешмалары эшли. Алар, нигездә, вак таш, асфальт җитештереп чыгару, агач эшкәртү белән шөгыльләнә. «Алар җирлекнең социаль-икътисадый торышына да йогынты ясый, авыл халкы өчен дә өстәмә эш урыннары барлыкка китерә», – ди җирлек башлыгы Эльмира Низамиева. 2018 елда җирлектә 80 эш урыны булган «Алкоторг» оешмасы, «Пятерочка» гипермаркеты ачылган.
Мөгезле эре терлек үрчетү белән Круглое Поледа нибары дүрт гаилә шөгыльләнә, барлыгы алты сыер бар. Комиссия Николай Круглов хуҗалыгында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Ул ике савым сыер, бер тана һәм үгез асрый. «Савылган сөтне туганнарга таратабыз, калганын күршеләр сатып ала», – ди хатыны Валентина Круглова. Фермерның 10 сутый шәхси җире бар. Ул анда кышлык печән әзерли. «Бодай, арпаны сатып алырга туры килә», – ди фермер. Киләчәктә Николай Круглов хуҗалыгын киңәйтергә ниятли. Бу эштә аңа республика программалары да ярдәмгә килер дип өмет итә.
Круглое Поле – райондагы эре җирлекләрнең берсе. Монда 3793 кеше теркәлгән. Билгеле, халыкның яртысы шәһәрдән килеп төпләнүчеләр. Шәһәр яны авылы булуга карамастан, җирле проблемаларны хәл итүдә авыл халкы бик актив. Бүгенгә биредә үзара салым 75 процент жыелган. 2018 елда үзара салым акчасы юллар ремонтлануга, урамнар яктыртуга, күпфатирлы йортлар янәшәсенә балалар мәйданчыклары урнаштыруга юнәлтелгән.
Җирлеккә район һәм республика тарафыннан да игътибар зур. Соңгы елларда Круглое Поленың йөзе шактый үзгәрде, поселокта күләмле төзелеш һәм төзекләндерү, яңарту эшләре башкарылды. Әйтик, 2018 елда гына республика программалары кысаларында Мәктәп һәм Дуслык урамнарында юллар ремонтланган. Бу эшләргә 5 миллион сумга якын акча юнәлтелгән. Гагарин урамында урнашкан күпфатирлы йортка республика программасы ярдәмендә капиталь ремонт үткәрелгән. Әлеге эш 6 миллион сумга төшкән. Башкарылган эшләрнең иң күләмлесе – җирлектә «Акчарлак» бассейны ачылу. Бүген бассейнга Круглое Поледа яшәүчеләр генә түгел, бар район халкы йөри. Бирегә һәр көнне 200дән артык кеше су коенырга килә. 
Җирлектә урнашкан «Яшьлек» күпфункцияле үзәге дә тулы куәтенә эшли. Биредә районкүләм чаралар еш уза. Үзәк үзе 2013 елда республика программасы кысаларында сафка баскан иде. Бүген биредә җиде клуб оешмасы эшли.
Комиссия мәктәп эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә бүген 375 бала белем ала. «2014 елда бинага капиталь ремонт ясалуга карамастан, ул кабат төзекләндерүне сорый», – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров. Биредә район сәнгать мәктәбе эшләп килә. Узган ел мәктәп республика бәйгеләрендә катнашып 100 мең һәм 180 мең сум күләмендә грант откан. 
Җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. Шуларның берсе – 1, 2, 4нче микрорайоннардагы яңа төзелгән йортларга юл салу, ут, газ кертү, канализация сузу. «Республика программасына керү мөмкинлеге булсын өчен бүген проект төзелә», – диде Эльмира Низамиева бу җәһәттән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев