Якты юл
  • Рус Тат
  • «Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе басуында рапс җыялар

    Биредә бу культура 1300 гектарга якын җир били. Бүгенге көнгә шуның 400 гектардан артыгы җыеп алынган. Көннәрнең яңгырлы булуы эшне бераз туктатып торса да, комбайнчылар тырышалар - аяз вакытның бер минутын да әрәм итмиләр. Рапс басуында эшнең торышын белү өчен без урынга чыктык.

    Без килеп җиткәндә «Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе басуында эш тулы куәткә бара иде.
    - Бүгенге көндә кырда 6 «New Holland» комбайны эшли. Барлыгы 12ләп кеше көч куя. Яңгырлар эшебезне тоткарлап тора бераз, - ди бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев. - Әйбәт көн килсә, шуңа сөенеп туя алмыйбыз. Елына күрә уңыш ярыйсы - гектарыннан 20 центнер чыга. Комбайнчыларыбыз тырыш, сыната торган егетләр түгел, рапсны югалтуларсыз җыеп алырбыз дип ышанам.
    Комбайнчыларыбыз дигәннән, алар - Ренат белән Радис Гыйниятуллиннар, Айзат Гайнетдинов, Александр Такранов, Фирдәвес Галимәрданов, Фәнзил Ильясов, Равил Хәйретдинов. Шушы егетләр үзләренең кыр корабларында ару-талуны белмичә эшлиләр.
    Сугылган рапсны 8 "КамАЗ" машинасы шунда ук элеваторга алып китә. Ә машиналарны юлга Гөлсәрия апа Шакирҗанова теркәп озата. Мин Равис Рифкатович белән сөйләшкән арада, яныбызга бер машина килеп туктады. Баксаң, комбайнчыларның кичке аш вакыты җиткән икән. Алар күмәкләшеп яныбызга килделәр.
    - Мин Яр Чаллы шәһәреннән килеп йөрим. Моңа кадәр 30 елдан артык «СК - 3» һәм «СК - 4» комбайннарында эшләдем. Ә рапс басуында әле мин күптән түгел генә, - дип бүлеште минем белән комбайнчы Александр Такранов.
    Аннары бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев белән бергә без урылмаган рапс кырына да барып килдек. Уңганлыгы, каерылып үсүе әллә кайдан күренеп тора. Хәзер исә шушы мәйдандагы уңышны алып бетереп, кырны кышка әзерләп куясы бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: