Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хатынын үтергән Тукай районы полиция хезмәткәре сак астына алынды, гаиләдә ике бала ятим калды

Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасарының гаиләдәге тавыш-гауга вакытында «Сайга» ау карабиныннан хатынын атып үтерүе турындагы хәбәр дүшәмбе көнне интернет-сайтларда таралды. Фаҗига 22сеннән 23 февральгә каршы төндә була. Сул як күкрәк читлегенә пуля эләккән 33 яшьлек хатын-кыз урында ук үлә, тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы...

Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасарының гаиләдәге тавыш-гауга вакытында «Сайга» ау карабиныннан хатынын атып үтерүе турындагы хәбәр дүшәмбе көнне интернет-сайтларда таралды. Фаҗига 22сеннән 23 февральгә каршы төндә була. Сул як күкрәк читлегенә пуля эләккән 33 яшьлек хатын-кыз урында ук үлә, тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы да ярдәм итә алмый. Гаиләдә ике кечкенә бала ятим кала. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең начар булганы, аларның аерылышырга җыенганы билгеле.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Яр Чаллы Тикшерү бүлеге мәгълүматлары буенча, әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсе, 1 бүлеге (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. 36 яшьлек полиция хезмәткәре РФ Җинаять-процессуаль кодексының 91 маддәсе нигезендә хәзерге вакытта кулга алынган. Бүгенге көндә әлеге фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев