Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бакчаларда бәйрәм кичәләре гөрли

Бу көннәрдә авылларның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр берсеннән-берсе уздырып Яңа ел бәйрәменә әзерләнде. Төркем бүлмәләрен бизәде, тамаша залларында очы түшәмгә тигән яшел чыршы урын алды, бакча яны территорияләре кардан ясалган әкияти сыннар белән тулды. Ә иң күңеллесе, иң көтеп алганы - төркемнәрдә үткәрелә торган Яңа ел кичәләре. Бу атнада алар барлык...

Яңа елны могҗиза итеп кабул итәргә, аның килүенә чын күңелдән шатланырга ярый шушы сабыйларыбыз бар әле. Аларга карап син дә сөенәсең, борчуларыңны, тормыш мәшәкатьләреңне онытып торасың, бары сәламәт булсыннар да, гел шулай елмаеп торсыннар дисең... Кыш бабайга да ышаналар әле алар, тылсымлы таягын селтәгәч кар-буран чыгуына да, борыннарны чеметтерә торган салкыннар алып килүенә дә, чыршы төбендә ул калдырып киткән бүләккә дә... Кыш бабай белән Кар кызы килүгә дип тырыша-тырыша шигырь ятлыйлар, җырлар өйрәнәләр, яңа төрле биюләр әзерлиләр. Сабыйларның әнә шул самими теләкләрен чынга ашыру, балачак дөньясын әкияти итү без өлкәннәрдән тора.
«Зәңгәр вагон»ның 6нчы ясле төркеменең кичәгә барырга әзерләнгән вакытына ук туры килдек. Балаларның һәрберсе үзенчәлекле костюм тапкан. Нинди генә әкият геройлары юк монда. Алар янында Кыш бабай һәм Кар кызы роленә кергән тәрбияче апалары Гөлназ Сабитова һәм Айсылу Шакирова бөтерелә. Кече тәрбиячеләре Мөршидә Мерзина да балалар тирәсендә кайнаша, әле берсе янына йөгерә, әле икенчесенең киемен рәтли.
Утренникларда тәрбияче апаларның «артист»ка әйләнүенә без өйрәнеп беткән инде. Балалар да күнеккән. «Монысы Кыш бабай булып киенгән безнең апа, ә чын Кыш бабай ерактан, салкын яклардан килә», - дип, бик тә җитди кыяфәт белән аңлатып бирәләр алар үзләренчә.
Менә 6нчы төркем балалары матур итеп бизәлгән тамаша залына үтәләр. 25 сабыйның берничәсе бакчага әле күптән түгел генә йөри башлаган. Мондый Яңа ел бәйрәмендә алар беренче мәртәбә катнаша. Башта малайлар һәм кызлар кулга-кул тотынып чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар, аннары чыршының утларын кабыздылар. Соңрак һәрберсе Кыш бабай янына килеп үзләре әзерләгән шигырьне сөйләделәр. «Өч яшькә кадәрге балаларның болай итеп чыгыш ясаулары, шигырь сөйләүләре үзе зур уңыш», - ди кичәнең барышын башыннан азагына кадәр күзәтеп утырган бакча мөдире Венера Сафина.
Бу төркемнән бер сәгать алдарак бакчаның тагын бер ясле төркеме Яңа ел бәйрәме үткәргән. Төштән соң исә чыршы янына өлкәнрәкләр җыелачак. Шулай итеп, ике көндә бакчадагы алты төркемдә дә Яңа ел кичәләре үтәчәк. Тылсым иясе Кыш бабай бәйрәмдә барлык балаларга уенчыклар һәм баллы күчтәнәчләр бүләк итәчәк.
Бакча мөдиренең әйтүенчә, хезмәткәрләрнең балалары өчен дә биредә Яңа ел бәйрәме үткәреләчәк. Анда яшь ярымнан башлап 18 яшькә кадәр 29 бала чакырулы. Балалар үзләре әти-әниләренә концерт номерлары бүләк итәчәк. Аннары аларга бакчаның профсоюз комитеты әзерләгән тәмле күчтәнәчләр таратылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X