Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыл тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш

- Татар мәктәпләрен хәлебездән килгәнчә саклап калырга тырышачакбыз. Белем учакларын бала саны җитми дип яба башласак, авыл бетәчәк. Мәктәпләрне яшәтү, балаларыбызга туган телләрендә уку мөмкинлеген калдыру - авыл тормышын гына түгел, халыкның мәдәниятен, әдәбиятын, туган телен дә саклап калу ул, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев дүшәмбе көнне Яңа Бүләк...

Айга якын вакыт дәвам иткән җыеннарның төрлесе булды: тыныч, дустанә мохитта үткәнәре дә, фикерләр каршылыгы булганнары да, бәхәслеләре дә. Яңа Бүләк белән Иске Дөреш авыл җирлекләрендә дә төрле мәсьәләләр күтәрелде. Проблемалар уртак - сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният тармакларында уңышлар белән бергә хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак.
Яңа Бүләк авыл җирлеге җыенында балалар саны җитмәгән татар мәктәпләрен ябу турында сорау күтәрелгәч, район башлыгы Васил Хаҗиев:
- Район мәктәпләрендә белем алучы 2800 баланың нибары 800е генә татар мәктәпләрендә укый. Гомер-гомергә авыл баласының үзенең туган теле, - татар телендә сөйләшүләре белән горурлана идек. Бүген исә авыл балаларының күбесе русча аралаша. Бер караганда, ул начар да түгел, әмма татар теле - милли мирасыбыз бит ул, - диде.
Сер түгел, кайбер урыннарда укучылар саны җитмәү сәбәпле, мәктәпләрне ябып кына торалар. Ләкин без әлеге белем учакларын саклап калуга бар көчебезне юнәлтәчәкбез, - диде ул.
Яңа Бүләк авыл җирлегендә яшәүчеләрне борчыган тагын бер проблема, ул - сәламәтлек саклауга кагылган мәсьәләләр. Авылда медицина хезмәткәрләренең җитмәве, участок дәваханәләренең ябылуы, даруларның дәүләт гарантиясе булып та, ни өчен сатылып бирелүләре турындагы сорауларны яудырдылар гына.
Районның баш табибы Галим Сабирҗанов: «Кадрлар мәсьләсендә авылларда авырлыклар бар, килешәм. Ләкин бу бер көндә генә чишелә торган мәсьәлә түгел. Әлеге вакытта да авылда эшләрлек яшь белгечләрне эзләү белән мәшгуль без. Даруларны сатуга килгәндә, нормада каралган дәүләт гарантиясе буенча бер пациентка билгеле бер суммага медицина кирәк-яраклары, препаратлар бүлеп бирелә. Әлеге сумма артып киткән очракта, авыруга кайбер дарулар өчен үз кесәсеннән түләргә туры килә», - дип җавап бирде.
Иске Дөреш авыл җирлеге җыенында да әлеге проблемалар күтәрелде. Иске Дөрештә яшәүче халык белән яңабүләклеләрне берләштергән тагын бер әйбер - ул пай җирләре өчен түләү мәсьәләсе. Ике авыл җирлегендә дә «Кама» агрофирмасының пай җирләре өчен бирелгән ашлыктан канәгать булмаулары әйтелде.
- Тоташ чүптән генә тора бит ул, эче дә буш. Кош-корт астына салырлык бераз салам бирсәләр рәхмәтле булыр идек. Хуҗалыкта салам юкмы соң ул? Күрше район халкы икмәген, саламын сентябрь башында ук алды, ә безгә аны ноябрь аенда гына бирделәр, - дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде җыеннарда. Район башлыгы, хуҗалык җитәкчелеге белән сөйләшеп, мәсьәләне хәл итәргә сүз бирде.
Төзекләндерү, авылны чистарту темаларыннан кала, искедөрешлеләр Октябрь Бүләк авылында өч ел дәвамында уздырылмаган Сабан туе бәйрәмен үткәрү, авылдан чыккач, юл янына тукталыш павильонын урнаштыру үтенече белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Васил Хаҗиев кайбер мәсьәләләр буенча хәлне чишәргә вәгъдә итте, ә кайберләренең, финанс мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, башка елларга күчереләчәге турында әйтте.
Быел башкарыласы эшләргә килгәндә, район башлыгы Яңа Бүләк җирлегендә «Чиста су» программасы буенча эшләрнең дәвам итәчәге, җирлектәге балалар бакчасы, ике клубны газга көйләргә ниятләүләре турында әйтте. Моның өчен аларның проект документлары да әзер икән инде.
Иске Дөрештә исә балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү урыннары белән җиһазландырылган ял паркын төзеп бетерергә, суүткәргечләрне алыштырырга, башка төзекләндерү эшләрен дә тормышка ашырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев