Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Закон таләбе – катгый

2013 елның 29 июнендә "Балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зарар китерә торган мәгълүматлардан саклау турында"гы Федераль законның 5нче маддәсенә һәм балаларны традицион булмаган гаилә кыйммәтләрен юкка чыгаруны пропагандалаучы мәгълүматлардан саклау максатындагы аерым кануни актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон үз көченә керде.

Аның нигезендә балигъ булмаган балалар арасында гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау тыела һәм аның өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.21 маддәсендә каралган административ җаваплылык кертелде.

Мондый пропагандага үсмерләр арасында гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләргә карата кызыксыну уяту, моның өчен гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне калку чагылдырган төрле мәгълүматлар тарату керә.

Гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалаган өчен хәзер, бу гамәл белән кем шөгыльләнүенә карап, төрле күләмдә штрафлар каралган. Гади гражданнар өчен ул - 4-5 мең, вазыйфаи затларга - 40-50 мең, оешмаларга 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшен туктатып тору. Әгәр дә мондый пропаганда гаммәви мәгълүмат чаралары яки Интернет аша алып барылса, гражданнар - 50-100 мең, вазыйфаи затлар - 100-200 мең, оешмалар миллион сум штраф түләячәк яисә 90 көнгә кадәр аларның эшчәнлеге туктатып торылачак.

Әгәр чит илләрдән килгән кешеләр мондый мәгълүмат таратсалар, илдән куылачак яки штраф урынына 15 тәүлеккә кулга алынып, аннан соң илдән сөреләчәк.

Әлеге бозуларны теркәү - полиция һәм Роскомнадзор хезмәткәрләренә, ә әлеге эшләрне карау судьяларга йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќђмђгать тђртибе