Якты юл
  • Рус Тат
  • Куркыныч турында алдан кисәтү – коткару дигән сүз

    Табигать "чыгымлау" яки техноген сәбәпләр аркасында гадәттән тыш хәлнең теләсә кайчан һәм теләсә кайсы урында килеп чыгуы ихтимал. Күпсанлы буалары, сулыклары булган безнең районда да мондый хәлләр булмас дип кистереп әйтә алмыйбыз. Моннан тыш, бездә кешеләр һәм тирә-як мохит өчен куркыныч объектлар, предприятиеләр дә бар. Катастрофалар табигать шартлары, техноген сәбәпләр...

    Мондый хәлләр килеп тумасын өчен законнарда тулы бер чаралар компексы каралган. Анда иң мөһиме - куркыныч янавы яки булган гадәттән тыш хәл турында халыкка кичектергесез хәбәр итү.

    Районда бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелә. Халык яшәү пунктларында хәбәр итү җайланмасы куелган, өйрәтүләр үткәрелгән. Әмма моңа кадәр авыл җирлекләре бу мәсьәләдә үзләренә ничек уңайлы, шулай эшләделәр. Чөнки аларның бу җәһәттән хокуклары һәм бурычлары анык түгел иде. Хәзерге вакытта бу кимчелек бетерелде. "Гаммәви мәгълүмат чаралары турында", "Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында", "Гражданнар оборонасы турында"гы Федераль законнарга үзгәрешләр кертелде.

    Аның нигезендә хәзер гаммәви мәгълүмат чаралары редакцияләре, властьлар таләбе буенча, табигать китергән һәм техноген сәбәпләр тудырган гадәттән тыш хәлләр янавы яки андый хәлнең инде килеп чыгуы турындагы хәбәрне кичектергесез һәм түләүсез бастырырга (эфирга чыгарырга) бурычлы. Федераль субъектларның башкарма органнары халыкка кичектергесез хәбәр итү зоналарының чикләрен билгеләү тәртибен ачыклый, муниципальара һәм региондагы гадәттән тыш хәлләр турындагы хәбәрне бергә җиткерә.

    Җирле үзидарәләргә килгәндә, аларның бурычлары конкретлаштырылган: теге яки бу куркыныч янаган очракта халыкка кичектергесез хәбәр итү системасын булдыру һәм аны даими хәзерлектә тоту йөкләнгән.

    Гражданнар оборонасына килгәндә, былтыр табылган 500 кеше сыйдырышлы бомбадан саклану урынын искә төшерү дә җитә. МЧС хезмәткәрләре чираттагы тикшерүләр вакытында Түбән Суыксу авыл җирлеге биләмәсендәге төзелеш индустриясе базасындагы предприятиеләрнең берсендә, хакимият бинасы астындагы подвалда, бронялы ишеккә тап булалар. Баксаң, анда тулысынча сакланган бомбадан качу урыны бар икән. Аны СССР заманында төзегәннәр, бөтен кирәк-ярак белән җиһазлаганнар. Дизель электр станциясе дә, вентиляция да, су запасы өчен зур чан да, санузеллар, противогаз комплектлары да бар. Базар реформалары елларында әлеге корылма турында онытканнар. Яңа хуҗалар исә бинаның өске өлешен генә сатып алганнар.

    Билгеле инде, гражданнар оборонасының мондый объекты хуҗасыз була алмый. Район прокуратурасы катнашканнан соң, Түбән Суыксу авыл җирлеге подвалны муниципаль милек буларак рәсмиләштерде һәм ул киләчәктә гадәттән тыш хәлләр туган очракта файдалану өчен яраклы хәлдә саклау чараларын күрәчәк. Гомумән алганда исә, мондый хәлләрнең килеп чыкмавы хәерле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: