Якты юл
  • Рус Тат
  • Экстремизм турында канун күзлегеннән чыгып

    Билгеле булганча, 2002 елның 25 июнендә "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында" Федераль закон чыккан иде. Анда әлеге күренешкә каршы тору буенча оештыру һәм хокукый нигезләр шәрехләнде.

    Нәрсә соң ул экстремизм? Ул теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоюлары, тормышларын ахыргача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген танымау, кире кагу, сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чараларын да куллану. Нәкъ менә шуңа да экстремизм социаль киеренкелек мохитен тудыра һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыруы куәтле криминал фактор булып тора.

    Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы - террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла. Менә шундый сәбәпләрдән чыгып, дәүләт экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертте.

    Бүгенге көндә гамәлдә булган җинаять кодексы экстремистлык эшчәнлеген башлангыч чорында ук юкка чыгара торган нормаларны күздә тота. Мисал өчен, 239 маддә "Гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы берләшмәне оештыру", 282 маддә "Милли, раса яки дини дошманлык тудыру", 282-1 маддә "Экстремистик бердәмлек оештыру", 282-2 "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" дип исемләнгән. Барлык бу маддәләр буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле каты җәза каралган.

    Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла:

    - теге яки бу дини, милли, раса һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру;

    - милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату, аларда бу халыкның казанышлары кимсетелә яисә аның генетик яки тарихи артталыгы күрсәтелә;

    - гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, расасына, милләтенә, диненә яки теленә сүз тигерү, башлыча, үзләренең өстенлекләрен, башка төркемнәрнең мескенлеген, үсештәге артталыкны җиңәргә сәләтсез булуларын күрсәтергә тырышу;

    - идеология, сәясәт, раса, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык, вандализм күренешләре китереп чыгару.

    Гаммәви мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, митинг һәм җыелышларда югарыда әйтелгән гамәлләрне тормышка ашырырга чакырган эшчәнлек яки андый эшчәнлекне финанслау да экстремизмга керә.

    Бездә экстремизм, террорчылык булганы юк дип тынычланабыз. Кайдадыр Кавказда, Палестинада, Төньяк Ирландиядә андый хәлләр еш ишетелә дибез. Искә төшерик әле: 2004 елда Чаллыда дини экстремист Боровецк урманында 5 кешене атты, шәһәрдә, заводларда шартлатулар әзерләнгән иде, газүткәргечләрне, магисталь электр линияләрен шартлату очраклары турында күпме сөйләделәр, газеталар язды. Хәзерге вакытта Татарстанда Интернетта экстремистик язмалар турында җинаять эше тикшерелә.

    Безнең район зур шәһәр белән ызандаш һәм күп милләтле, төрле динле төбәк. Төрле төркемнәрнең (шул исәптән халыкара) безнең районның дистәләгән еллар дәвам иткән тынычлыгын, халыклар дуслыгын бозарга омтылулары ихтималын санга сукмау ярамый. Уяу булырга кирәк. Райондашларга шуны искәртәсе килә: экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык күргән, сизгән очракта ваемсыз булмагыз, алар турында хәбәр итегез. Андый мәсьәләләр сер булып саклана. Ә андый фактлар турындагы мәгълүматны ЭЭМ һәм куркынычсызлык хезмәте органнары, шулай ук тикшерү комитеты әгъзалары тикшерә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: