30 март 2022 яңалыклары
-
Халкым өчен файдалы хезмәттә
Мин үзем бервакытта да кул кушырып утырмадым. Һәрвакыт хәрәкәттә. “Соңгы вакытларда кайда югалдың?,” дип сорыйлар миннән. Мин Тукай муниципаль районында “Ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар җәмгыяте” рәисе вазыйфаларыннан үз теләгем белән киткәч, күпләр язмышым белән кызыксыналар. Әйе, районыбыз авылларында үз кеше булып беткән идем, күпләргә ярдәм иттем.
-
Үзешчән артистларга рәхмәт
Бу тамашада Түбән Суыксу җирлегенә кергән дүрт авылдан үзешчәннәр уйнадылар. Югары Суыксу авылы сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» комедиясе күрсәтелде.
-
«Тәбикмәк бәйрәме»
Иске Дөреш Мәдәният йортында «Тәбикмәк бәйрәме» булды. Бу бәйрәм бик борынгыдан килгән икән бит инде.
-
Туберкулездан ничек сакланырга?
Туберкулез авыруын элек-электән халык «чахотка» дип белеп, аны шулай атап йөрткән. Инфекцияле авыру буларак, туберкулез макобактериядән башланып китә. Аны шулай ук Кох таякчыгы дип, шул бактерияне ачыклаган галим исеме белән атыйлар.
-
Президент предприятиеләрдә булды
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында «Агрокөч. Чаллы-МПК» ҖЧҖ һәм «Чаллы икмәге» АҖ предприятиеләрендә булды.
-
Баш табиб «имтихан» тотты
Район үзәк дәваханәсендә киңәйтелгән медицина советы утырышы үтте. Анда ТРсы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм Чаллы шәһәренең кичектергесез ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү (БСМП) учреждениясенең баш табибы Марат Мөхәмәдиев катнашты.