Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туберкулездан ничек сакланырга?

Туберкулез авыруын элек-электән халык «чахотка» дип белеп, аны шулай атап йөрткән. Инфекцияле авыру буларак, туберкулез макобактериядән башланып китә. Аны шулай ук Кох таякчыгы дип, шул бактерияне ачыклаган галим исеме белән атыйлар. 

Туберкулез гадәттә үпкәләрне зарарлый, шулай да аның башка органнар да да килеп чыгуы, азуы мөмкин. Авыруның башлануына күп факторлар йогынты ясый. Бу тиешенчә һәм дөрес тукланмау, тору урыны буенча шартларның начар булуы, стреслар, тәмәке тарту, ВИЧ/СПИД авыруы, алкоголизм, наркомания, токсикомания. Шулай ук шикәр диабеты, үпкәләр һәм башка органнарга бәйле хроник авырулар да туберкулез белән авыруга үзеннән өлеш кертә.  
 Авыру гадәттә туберкулезның үпкә формасы белән чирләүче кешедән аның ютәлләгән, төчкергән, сөйләшкән вакытында башкаларга йога. Шулай ук туберкулез белән туберкулез микобактериясе булган һаваны сулаганда да авырырга мөмкин. Ләкин, авыру кеше белән тыгыз элемтәдә булу туберкулезга барып җиткерүче иң еш очрый торган юл. Бу очракта авыруның гаилә әгъзаләре, хезмәттәшләре, дуслары куркыныч астына куела.
 Теберкулезны кисәтү өчен беренче чиратта үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә игътибарлы булу кирәк. Якын кешегез, дусларыгыз, хезмәттәшләрегезнең озак вакыт ютәлләп йөрүенә игътибар итсәгез, табибка күренергә үгетләгез. Авыруны шулай ук түбәндәге билгеләрдән дә танырга була:
– 3 атна һәм аннан да күбрәк вакыт ютәлнең бетмәве;
– ябыгу;
– вакыт-вакыт тән температурасының күтәрелүе;
– төнге вакытта тирләү;
– гомуми хәлсезлек;
– күкрәк читлегендәге авыртулар;
– аппетитның юкка чыгуы;
– кан белән йөткерү.  
Моннан кала, тузанлы, җилләтелмәүче бүлмәләрдә туберкулез бактерияләренең таралуына уңайлы мохит тудыра. Шуңа күрә дә өйдәге һәм фатирдагы, эш урынындагы бүлмәләрне еш җилләтеп тору сорала. 
 Табиб белән «туберкулез» дигән диагноз куелгач, хафаланырга, күңелсезләнергә кирәкми. Чөнки әлеге авырудан дәвалану бар. Моның өчен беренче чиратта табибның бар сүзен дә тыңларга, тиешле дәвалану курсы (6 ай һәм аннан да күбрәк дәвам итәргә мөмкин) вакытында ул билгеләгән препаратларны тиешенчә эчеп, дәвалану курсында өзеклекне булдырмаска кирәк. Чөнки бу даруларга каршы торучы туберкулез формаларының барлыкка килүенә китерә. 
Флюрә Шәрипкулова,
Район үзәк дәваханәсенең табиб-фтизиатры.


 
   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев