29 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Ишеген бикләмәгән – азык-төлексез калган
Узган атнада РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча кизү тору бүлегендә 165 хокук бозу очрагы теркәлгән. Җиде җинаять эше кузгатылган.
-
Китапханәчеләргә ярдәмгә яңа алымнар
22 гыйнвар көнне Борды авылында ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында «Заманча китапханә: үсеш юллары» темасына район китапханәчеләренең семинары булып узды. Чараны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесенең урынбасары Ландыш Фирдәвис кызы Бариева ачып җибәрде. Ул узган 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елның максат-бурычлары белән таныштырды.
-
Былтыргы «Тимерхан»
Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында узган елгы эшчәнлек йомгакларына багышланган җыелышлар дәвам итә. Мәләкәс һәм Иске Җирекле авыллары җыеннарында район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге җирлекнең дүртенче санлы сайлау округыннан ул район советы депутаты.
-
«Кайнар линия»
3 февральгә кадәр кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеген яклау сферасында күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт составында никотин булган кондитер эшләнмәләре әйләнешен контрольдә тоту буенча «кайнар линия» үткәрә. Телефон: 8 800 555 49 43.
-
Яңа Бүләк – күз өстендә каш
Яңа Бүләк һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә халык белән очрашу узды. Бу җирлек башлыклары авыл халкы алдында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Безнең хәбәрчебез Яңа Бүләк җирлегендә эшләде.
-
Транспорт картасы шәһәр яны маршрутларына ярыймы?
Моңа кадәр шәһәр эчендә кулланылган ташламалы электрон транспорт картасы 1 гыйнвардан Тукай районының шәһәр яны автобус маршрутларында да гамәлдә.
-
Спорт сөючеләр чаңгыга басты
Районыбызда Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм район беренчелеге үзды. Инде традициягә әверелгән узышлар барлык спорт сөючеләрне үзенә җыйды. Ярышта 22 гомуми белем бирү мәктәбеннән, 23 авыл җирлегеннән һәм районның 15 оешма һәм предприятиесеннән 460тан артык кеше катнашты.
-
Үзәк Яңа ел чыршысы – җиңүче!
Районның Новотроицкое авылында урнашкан районның төп чыршысы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелә торган республика бәйгесенең «Иң яхшы бизәлешле Үзәк яңа ел чыршысы» номинациясендә җиңү яулады.
-
Авыл эшмәкәрләре тукайлылар тәҗрибәсен өйрәнәчәк
Март аенда Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.
-
Депутат кабул итә
30 гыйнвар көнне 14.30сәгатьтә район башкарма комитеты бинасындагы 201 бүлмәдә халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82, 70-16-35.