Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханәчеләргә ярдәмгә яңа алымнар 

22 гыйнвар көнне Борды авылында ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында «Заманча китапханә: үсеш юллары» темасына район китапханәчеләренең семинары булып узды. Чараны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесенең урынбасары Ландыш Фирдәвис кызы Бариева ачып җибәрде. Ул узган 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елның максат-бурычлары белән таныштырды. 

Хәзер китапханәләр эшчәнлегенә яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен «укырга, укырга һәм укырга» кирәк. Электрон документлар йөртү, аралашу системасында да мәгълүмати навигатор булу шарт. Проект язу өчен генә дә никадәр иҗади көчеңне куярга кирәк! Бу – кулланучылар өчен файдалы һәм кирәкле яңалыкларны уйлап табарга һәм тормышка ашырырга кирәкле яңа идеяләр. Семинарда сүз шушы хакта барды.
Китапханәче Елена Маслованың эш тәҗрибәсе бик бай. «Иң отышлы эш алымнарымнан берсе – «БибБлогерлар» проекты. Аның максаты – китапханәгә күбрәк авылдашларны тарту, төрле катлам, бигрәк тә үсмерләрне, яшьләрне кызыксындыру, аларга үсеш кыйбласын табу өчен кирәкле мохит тудыру. Җиң сызганып проектлар эшчәнлеген җентекләп өйрәнүгә керештем. Проект кысаларында яшьләр белән очрашулар үтте, укучылар белән бергә караокеда җырлар өйрәндек, китапханә каршындагы остаханәдә эшләдек. Гомумән, бөтен чараларны кызыклы, кеше үзен иркен хис итәрлек итеп оештыру зарур. Бигрәк тә балаларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Нинди идея-хыялларыбыз бар – бергәләп аларны тормышка ашыру юлларын эзлибез. Нәтиҗәдә, бу проект 150 000 сум күләмендә республика грантын отты, китапханәгә җиһазлар алдык», – дип сөйләде ул.
Шулай ук китапханә каршында балалар өчен «Easy Way» инглиз телен өйрәнү мәктәбе, «Кечкенә гений» дигән математика түгәрәгендә дәресләр башланган. Хатын-кызлар өчен «Импульс» фитнес күнегүләр клубы һәм волонтерлар өчен «Яшел йорт» клубы уңышлы гына эшли. Кыскасы, коллегабызның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладык.
Семинарга Ижау шәһәренең Наговицын исемендәге китапханәсе вәкиле Анна Кастильо килгән иде. Ул китапханә эшендә яңа технологияләр куллануның отышлы яклары турында бәян итте.
Семинарның икенче өлеше «Буыннар чылбыры өзелмәсен...» темасы буенча түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Мәктәпнең география укытучысы Венера Әлмөхәммәтова укучылары белән Бордыбаш, Җәйләү авылларында һәр йортка кереп, авыл тарихын өйрәнүләре хакында, ә укучы Ксения Яковлева Җәйләү авылы тарихы турында сөйләде. Югары Байлар авылы китапханәчесе Гөлсинә Хаҗиева үзләренең нәсел шәҗәрәсен туплау, ясау алымнары белән уртаклашты. Тамара Кузьмина Борды авылы тарихы буенча бай материал туплаган, 31 ел мәктәп каршында эшләп килүче авыл музее эшчәнлеге белән таныштырды. 
Семинарда авыллар тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләрен төзүче Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да катнашты һәм чыгыш ясады. Тарих белән кызыксынучыларга эшне һәр авыл өендә булган сандыкта яткан мәгълүматлардан башлап, Уфа, Казан һәм Оренбург архивларына да юл табарга кирәклеген аңлатты. Ул шәҗәрә язу үзенчәлекләренә тукталды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Катнашучылар семинар эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.

Энҗе Галиәхмәтова, 
Калмия авылы китапханәчесе.

Фото үзәкләштерелгән китапханәләр систамасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев