Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк – күз өстендә каш

Яңа Бүләк һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә халык белән очрашу узды. Бу җирлек башлыклары авыл халкы алдында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Безнең хәбәрчебез Яңа Бүләк җирлегендә эшләде.

Яңа Бүләк – элек-электән бөтен татар дөньясының игътибарын үзенә җәлеп итеп торган җирлекләрнең берсе. Халкыбызның мәшһүр жырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров тумышы белән шушы авылдан . Кызганыч, нәкъ бер ел элек ул вафат булды. Билгеле, киң җәмәгатьчелек аның чыгышы белән тагын да ныграк кызыксына башлады. Җәй көне бу шәхесне ихлас хөрмәтләү йөзеннән аның музей йорты капиталь төзекләндерелде. Музей районга килгән кунакларны милли һәм рухи байлыгыбыз белән якыннан таныштыру үзәгенә әйләнеп бара. Июль аенда Бөтендөнья Татар Конгрессының «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте вәкилләре биредә кунакта булды. Рәшит Ваһапов исемендәге фонд белән берлектә Илһам Шакиров истәлегенә «Китмә сандугач» исемле фестиваль-концерты да Яңа Бүләк җирлегендә башланды. Декабрьдә Фәннүр Сафин исемендәге әдәби бәйге кысаларында бер төркем язучылар килеп төште. Март аенда Россия төбәкләреннән татар эшмәкәрләре делегациясен дә Яңа Бүләк җирлегендә кунакка көтәләр. Авыл тагын 250гә якын кешене кабул итәчәк. Бер карасаң, мондый рухи-мәдәни үзәккә әйләнү бик җаваплы, икенче яктан, инвестицияләргә ия булу мөмкинлеге бар. 
– Киләчәктә Илһам Шакиров музеена дәүләт статусы бирү планы бар. Татар халкының бөек шәхесе туган авылда мәдәният йорты да лаеклы булырга тиеш. Аны төзекләндерү 2021 елның планына кергән. Тик бу эшне мәдәният йортларын төзекләндерү программасыннан тыш башкарып булмасмы? Әһәмияте ягыннан аерым статуска ия җирлек бит. Әлеге программа буенча төзекләндерүне Калмашта да, Кече Шилнәдә дә көтәләр, – дип уртаклашты район башлыгы. 
Социаль объектларны яңарту моның белән генә чикләнми. 2019 елда Яңа Бүләк мәктәбенә «Мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү» республика программасы нигезендә «икенче тормыш» бирелде. Әлеге эшләргә 50 млн сумнан артык акча тотылды. Шуны да искәртик, мәктәптә әлегә нибары 26 бала укый. Фаил Камаев әйтүенә караганда, киләчәктә бу җирлектә күп балалы гаиләләргә җир бирү перспективасы бар. «Мәктәптә укучы балалар саны артыр дип өметләнәм», – дип ассызыклады ул. 
Авыл жирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов чыгышыннан күренгәнчә, 4 авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары, 3 мәчет, почта, Сбербанк филиалы эшли. Узган ел үзара салым программасында катнашып, 222 мең сум акча җыйган. Дәүләт тарафыннан кайтарылган субсидия акчалары Яңа Бүләк, Бай Бүләк һәм Куктәк Мирсәет авылларында зират коймасын яңартуга, Иске Теләнче авылында юлга таш җәюгә тотылган. 2018 елда авыл җирлеге бюджеты хисабына мәдәният йортына газ керткән булганнар. Моңа кадәр бинаны электр белән җылытуга 1 миллион 200 мең сум тотылган булса, 2019 елда ул 350 мең сум тәшкил иткән. Җирлекнең социаль-икътисади торышында зур урынны «Кама» агрофирмасы бүлекчәсе били. Авыл өлкәннәренең күбесе биредә гомер буе хезмәт куйган һәм лаеклы ялга киткән. Хәзер дә бүлекчәдә эшләүче яңабүләклеләр бихисап. Шулай ук, авыл халкының пай җирләре агрофирмада арендада. Димәк, нигездә, мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнүче авыл халкы фураж, печән-салам белән тәэмин ителгән. Шәхси хуҗалыкларда кош-корт үрчетүче, кәҗә асраучы, умарта тотучылар да бар. Авыл халкы җитештергән продукциясен ярминкәдә тәкъдим итә, авылдашларына, якын-тирәдә яшәүчеләргә сатып, табыш ала. 
Җыенда күтәрелгән проблема – Бай Бүләк, Күктәк Мирсәет, Иске Теләнче авылларында Интернет юклыгы. Район башлыгы сүзләренчә, Тукай районы жирлекләренең яртысында югары тизлектәге интернет юк. Бу юнәлештә «Таттелеком» АЖ белән берлектә эшне тизләтергә кирәк.
Жыенда авыл халкы сарык асраучы Тимур Тынчировтан зарландылар. «Өелгән тиресне тота да, ишегалдында яндыра. Төтен исе бөтен авылны баса. Тын юллары авыру кешеләргә бик кыен. Бер кешегә хәтта ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде », – ди алар. Әлеге сорауга җавап йөзеннән, авыл җирлеге башлыгы һәм участок уполномоченные тагын шулай итә башласа, шунда ук шалтыратыгыз, дигән җавап белән чикләнмәкче иделәр. Фаил Камаев туктатты. Экология кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән, чарасын вакытында күрергэ кирәк, дип кисәтте ул. 

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев