Былтыргы «Тимерхан»
Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында узган елгы эшчәнлек йомгакларына багышланган җыелышлар дәвам итә. Мәләкәс һәм Иске Җирекле авыллары җыеннарында район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге җирлекнең дүртенче санлы сайлау округыннан ул район советы депутаты.
Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев докладыннан күренгәнчә, җирлеккә караган Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Куаклы, Калинино авылларында 3042 кеше теркәлгән. Җирлекне төзекләндерү, халыкның социаль тормышын яхшырту буенча саллы эшләр башкарыла. Узган ел республика программаларына кереп, Иске Җирекледә 140 урынга исәпләнгән заманча балалар бакчасы, «ТАССРнын 100 еллыгы» исемен йөрткән ял паркы, шунда ук фельдшер-акушерлык пункты төзеп тапшырылды. Дистәләрчә елларга сузылган проблема да хәл ителү алдында – май аенда биредә яшәүчеләр УПТЖ суы белән тәэмин ителә башлаячаклар – моның белән «Бәтке коммуналь челтәрләре» предприятиесе шөгыльләнә. Быел исә биредә тагын бер зур проектны тормышка ашыру көтелә – Мәләкәс авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. Җирлек икътисадын, нигездә, салымнар тәшкил итә. Тик авыл башлыгының бу уңайдан авылдашларына дәгъвасы бар. Салым жыюга салкын карыйлар. Җир һәм физик затларның милек салымына ярты миллионнан артык бурычлары бар, транспорт салымы буенча бу сан 2 миллион сумнан артып китә. Район башлыгы Фаил Камаев бу урында кунак ашы – кара-каршы булуын искәртте. «Без республика җитәкчеләреннән зур проектлар өчен акча сораганда һәрвакыт җирлек буенча күрсәткечләр сорап алалар. Мәләкәскә клуб, юллар кирәк икән, нигә соң үзегез дәүләт алдындагы бурычларыгызны үтәмисез?»
Район башлыгын борчуга салган тагын бер мәсьәлә – авыл хуҗалыгы җирләренең тиешенчә эшкәртелмәве. Ике ел эчендә Тукай районында 5 мең гектарга якын ташландык җирләр эшкәртелеп, чәчулек мәйданнары итеп кулланыла башлады. Бу үзен аклады, узган ел районыбыз рекордлы күләмдә – 175 мең тонна уңыш җыеп алды. Тик бал мичкәсенә бер кашык дегет дигәндәй, Мәләкәстә «Тимерхан» агрофирмасы җирләре әрәм булып ята. 300 гектар мәйданны чүп баскан. Аның хуҗасы Фәрит Хәйруллинга узган ел да кисәтү ясалган иде. Хәл үзгәрми, уңдырышлы җирләр эшләми, әрәм булып ята бирә. Югыйсә бүгенге көндә авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә дәүләт ярдәмне кызганмый. Мондый җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айрат Хәбибуллин грант, субсидия алу мөмкинлекләре турында бәйнә-бәйнә аңлата. Ул гына да түгел, белгечләр бизнес-планнарны эшләп бирергә ярдәм итә. Мәләкәс җирлегендә мондый мөмкинлекләрдән файдаланучы фермерлар, шәхси хуҗалыклар бар. Иске Җирекле авылында да сүз җирлектә яшәүчеләрне эшлекле активлыкка тарту турында барды. Бу җирлектә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миннеханов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәүләт ярдәменә таянып, ул «Бердәмлек» кооперативы оештырды. Хәзер аның басуларында үстерелгән яшелчә юып, төргәкләргә төреп, бюджет оешмалары ашханәләренә, сәүдә үзәкләренә озатыла. Фермер канәгать, бүген ул да авылдашларын иренмәскә, хезмәтне, җирне яратырга чакыра. Очрашуда аңа РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының дипломы һәм яшелчә эшкәртү һәм сатуда югары уңышларга ирешкәне өчен көмеш медаль тапшырылды.
Шунысы да игътибарга лаек, Иске Җирекле авылында узган җыеннарда алдагы елларда алма төшәргә дә урын булмый, район башлыгына нинди генә гозерләрен җиткермиләр иде. Бүген залда кеше бермә-бер аз. Сорауларның эчтәлеге дә үзгәрәк. Элек сазга батып йөрибез – урамнарны төзәтегез дип ялынсалар, хәзер ташлы-комлы юл аларны канәгатьләндерми – асфальт кирәк. Авыл уртасына бюджет акчасына салынган ясалма калкулыкларны сутеп ташлаганнар да, хәзер кызу йөрүче машиналар куркыныч тудыра. Яңа гына тапшырылган паркта да кайбер элементларны ватарга өлгергәннәр. Кыскасы, бу очрашуда заманча шартлар тудырылган авылларда чын хуҗа булып яшәү мәсьәләсе актуаль төс алды.
Резида Юсупова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев