Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишеген бикләмәгән – азык-төлексез калган 

Узган атнада РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча кизү тору бүлегендә 165 хокук бозу очрагы теркәлгән. Җиде җинаять эше кузгатылган.

Милек урлау буенча дүрт җинаять эше кузгатылган. Ике җинаять «Турбина» һәм «Ромашка» бакчачылык ширкәтләрендә кылынган. Җинаятьчеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Калган урлашу очраклары торак пунктларда теркәлгән Иске Байлар авылында мунчадан хуҗаларның милкен урлаганнар. Мусабай-Заводта яшәүче хатын-кыз ишеген ачык калдырган һәм азык-төлегеннән колак каккан. Әлеге җинаятьне кылган кешеләр ачыкланды.
Административ күзәтчелек буенча хокук бозган «Татарстан» совхозы поселогында яшәүчегә карата җинаять эше кузгатылды. 
Кырныш авылында Чаллыдан килгән ике кеше арасындагы низаг берсенең авыр тән ярасы алуына китергән. Сәламәтлеккә авыр зыян салу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Тагын бер җинаять эше ялган документлар ясау белән бәйле. Әлегә шәхесе ачыкланмаган кеше Чаллы кешесенә машина йөртү таныклыгы ясап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев