Моңа кадәр шәһәр эчендә кулланылган ташламалы электрон транспорт картасы 1 гыйнвардан Тукай районының шәһәр яны автобус маршрутларында да гамәлдә.
Карта пенсионерларга һәм ташламалардан файдалану хокукы булган кешеләргә район социаль яклау бүлегендә бирелә. Бер ай куллану өчен аңа өлкәннәр – 505 сум, унсигез яшькә кадәргеләр 307 сум акча салырга тиеш. Картаны «Ак Барс банк»та һәм «Дәүләт хезмәт күрсәтү» порталында тулыландырырга була. Бу турыда тулырак киләсе санда укыгыз.
Нет комментариев