Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт сөючеләр чаңгыга басты

Районыбызда Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм район беренчелеге үзды. Инде традициягә әверелгән узышлар барлык спорт сөючеләрне үзенә җыйды. Ярышта 22 гомуми белем бирү мәктәбеннән, 23 авыл җирлегеннән һәм районның 15 оешма һәм предприятиесеннән 460тан артык кеше катнашты.

Быелгы кыш һич кенә дә кышка охшамаган – кар аз, һава температурасы – плюс тамгасы белән. Шул сәбәпле чаңгы ярышын берничә тапкыр кичектереп торырга туры килде. Ә 25 гыйнвар көнне җир, ниһаять, ап-ак карга күмелде. Чаңгычылар өчен бу, билгеле, көтеп алынган вакыйга.
3 км.лы чаңгы трассасын ярышка әзерләү белән Яңа поселогы урта мәктәбе, районның гадәттән тыш хәлләр хезмәте, «Гигант» хуҗалыгы хезмәткәрләре шөгыльләнде. 
Чаңгы ярышларын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев катнашты. Үз чыгышларында алар якташыбыз Нурми Шәриповның батырлыгы яшь буынны тәрбияләүдә мөһим урын алуын билгеләп үттеләр. Шулай ук теләге булган hәр тукайлы өчен кышкы спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыгын ассызыкладылар, спортчыларга уңышлар теләделәр.
Стартка беренчеләрдән булып, 1 километр арада узышу өчен, укучы балалар басты. Алардан эстафетаны зурлар кабул итте. Алар исә 3 километрлы дистанциядә ярышты . Чаңгыда шуу белән даими шөгыльләнүчеләр өчен билгеләнгән дистанцияне узу авыр булмады. 
– Ярышлар алдыннан аерым күнекмәләр үттек, чемпионатка иң көчле егет-кызларны алып килдем, – ди Иштирәк мәктәбенең физкультура укытучысы Илдус Закиров. 
– Чаңгыда йөрү кешенең нерв системасына, акыл һәм физик халәтенә уңай йогынты ясый. Моннан тыш, чаңгы спорты белән шөгыльләнгән кеше чыныга. Кышын чыныгу аеруча файдалы һәм нәтиҗәле, – ди ярышка килгән район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов.
Елның-елында чаңгы ярышларында ветераннарның актив катнашуы – моңа анык дәлил. Зиастин Сахапов, Илгизә Нуруллина, Гөлсинә Вәлиәхмәтова кебек спорт ветераннары бу юлы да чаңгы юлын шома узды. 
– Чаңгы ярышлары бик күңелле уза. 8 нче дистәмне вакласам да, һәр елны катнашырга тырышам.Бу бит сәламәтлек билегесе, – ди Новый поселогыннан Зиастин Сахапов. 
Чаңгы ярышлары бәйрәм рухында үтте. Спорт сөючеләр кайнар чәй hәм тәмле коймак белән сыйландылар, төркем-төркем булып истәлек-фотоларга төштеләр, дуслары-танышлары белән аралаштылар. 
Тагын бер куанычлы яңалык: якын арада Яңа поселогы трассасында республика программасы буенча чаңгы базасы төзү планлаштырыла. Димәк, райондашларыбыз арасында чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүчеләр тагын да артыр, әлеге ярыш төре бермә-бер популярлашыр дигән өмет бар. Ресспубликакүләм узышларда гына түгел, Россия чемпионатларында да үзебезнең спортчыларны күрәсе килә, әлбәттә. Тиешле мөмкинлекләр тудырыла икән, районыбызда өметле яшьләр җитәрлек.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урынны Яңа поселогы мәктәбе командасы яулады, икенче урында Кече Шилнә урта мәктәбе, өченче урында – Кнәз урта мәктәбе. Авыл җирлекләре арасында беренче урында Новотроицкое авыл җирлеге, икенче һәм өченче урыннарны Иштирәк һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре бүлеште. Район предприятиеләре һәм оешмалары арасында беренче урынны Тукай районы хакимияте командасы алды. Икенче урында – «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, өченче урында – район мәдәният бүлеге коллективы.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев