28 октябрь 2020 яңалыклары
-
Куркыныч җинаятьчене «каптырганнар»?!
Шундый әйтем бар – «Кеше кешегә дус һәм туган». Бу чынлап та шулай булды. Өлкәннәр хәтерлидер: авылда һәркем күршеләренең, авылдашларының игътибарын тоеп яшәде. Кич җитсә, гөрләшеп сөйләшеп утырулар, көнбагыш ярып көлә-көлә яңалык алмашулар нинди күңелле булган. Шул чорны күреп үсүебез белән без бәхетле.
-
Һәр җан иясенә – уникаль номер
Татарстан Республикасында терлекләрне идентификацияләү бара. Ул нәрсәне аңлата? Ни өчен кирәк? Бу хакта сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинеты үткәргән видеоконференциядә аңлаттылар.
-
Хезмәт итәсем килә!
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел.
-
Исереклек бәласе
2020 елның тугыз аенда район автомобиль юлларында исерек йөртүчеләр гаебе белән 19 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 21 кеше төрле имгәнүләр алган, 4 кешенең гомере өзелгән. Узган елның бу чорында шундый 10 һәлакәт теркәлгән булган. Аларда 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 1 кеше үлгән. Саннардан күренгәнчә, эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында килеп чыккан аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан, үлүчеләр исә 75 процентка күбәйгән.
-
Сак булыгыз: кош гриппы!
Татарстанның Буа, Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы очраклары ачыкланган.
-
Вирус аямый
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. «Элек мондый диагноз белән атнага 1-2 кешене кабул итсәк, хәзер уртача 15-17 кеше килә. 27 октябрьгә стационарда 88 кеше ята, аларның 55е кислородта, 4се ИВЛда, 5 кеше реанимациядә. Чирнең авыр формасы күзәтелә», – дип белдерде ул.