28 август 2020 яңалыклары
-
«Газета ул – бер көндә тарих язу»
Чишмә башы Моннан 44 ел элек, 1976 елның 28 августында, «Якты юл» газетасының беренче саны басылып чыга. 1960 елдагы газеталарны «эреләндерү» (берләштерү) сәясәте вакытында Чаллы төбәгендә саф татар телендә чыга торган «Коммунизм байрагы» газетасы Алабуга каласына күчерелгән була. 1963 елда ул аннан кабат Чаллыга кайткач, рус телле газетадан тәрҗемә газетасына әверелә. Ул чагында Чаллы районы дип йөртелгән шәһәр яны территориясендә зур төзелешләр башлана. Төзелешкә татар авылларыннан яшьләр агыла, тормыш кайнаган төбәккә язучылар күченеп килә. Шундый зур колачлы төзелеш барган, татарлар күпләп яши торган төбәктә татар телендә газета чыгару зарурлыгын тормыш үзе таләп итә. Шулай итеп, 1976 елда саф татар телендә «Якты юл» газетасын чыгару турында карар кабул ителә. Газетаның беренче саны чыккан көн нәшер итүчеләр өчен дә, укучыларыбыз тормышында да истәлекле вакыйга була. Бу көннәрдән соң 44 ел дүрт ел гомер үтте. Илебез тормышында җитди үзгәрешләр булды. «Якты юл»ны башлап җибәргән журналистларның күпчелеге якты дөньяда юк инде. Ә алар калдырган мәктәп, каләм яктысы яши. Газета уңга-сулга тайпылмыйча, туры юлын дәвам итә, ул район тормышының көзгесе, чын халык трибунасы. Бүген сүзебез газетабыз ветераны, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин турында.
-
Кыр батырлары
Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Игенчеләр арпа, солы басуларын тәмамлау алдында, язгы бодай уңышын җыюга керештеләр. Алга таба техник культуралар басулары калып бара. Бүген 28 мең 585 гектар мәйданнан 120 мең 190 тонна ашлык җыеп алынган. Бу планның 64 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 42 центнер ашлык чыга. Югары уңдырышлылык «Ирек» җитештерү кооперативында – 64,2 центнер, «Гигант» хуҗалыгында – 62,4 центнер.
-
Халыкның безгә ышануы – иң югары бәя
Полициядә хезмәт итү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен нинди ташламалар каралган? Район эчке эшләр бүлеге бинасын төзекләндерү нинди үзгәрешләр бирәчәк? Шушы һәм башка сорауларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Владимир Елисеев сөйли. Бүлекне ул 2020 елның январь аеннан җитәкли.
-
Яңа клуб – авыл үзәге
Ильбухтино авылында яңа клуб төзелеше тәмамланып килә. Объект федераль программа кысаларында сафка бастырыла. Төзелеш өчен 22 млн сум акча бүленгән.
-
«Балкыш»та җәйге ял тәмам
«Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда җәйге сезон ябылды.
-
Алга китеш җиңел бирелми
«Биклән» җитештерү кооперативында урып-җыю эшләре ел саен кыенлыклар белән бара иде. «Техника иске булды, басуда һәрвакыт ватылып йөдәтте», – дип ачыктан-ачык әйтә кооператив инвесторы Гарсеван Вардересян. Быел исә күзгә күренерлек алга китеш – кооператив хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлый. Мондый нәтиҗәгә ирешү системалы оештыруга бәйле, ди җитәкче.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
Яшьләр парламенты
1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр «Ачык Татарстан» порталында ТР яшьләр парламентына кандидатларга тавыш бирү үтәчәк.
-
Авыл районнары арасында беренче
ТР муниципаль районнары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында Тукай районы бишенче, ә авыл районнары арасында беренче баскычта.