Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алга китеш җиңел бирелми

«Биклән» җитештерү кооперативында урып-җыю эшләре ел саен кыенлыклар белән бара иде. «Техника иске булды, басуда һәрвакыт ватылып йөдәтте», – дип ачыктан-ачык әйтә кооператив инвесторы Гарсеван Вардересян. Быел исә күзгә күренерлек алга китеш – кооператив хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлый. Мондый нәтиҗәгә ирешү системалы оештыруга бәйле, ди җитәкче. 

– Быел кооперативны җитәкләвемә өч ел булды. Шул вакыт эчендә мин авыл хуҗалыгы эшенең нечкәлекләренә шактый төшендем. Җитешсез яклар кайда икәнен аңладым, – ди инвестор. Шундый «йомшак урыннарның» берсе тузган техника мәсьәләсе иде. Хуҗалыкта өч «Дон» һәм бер «Акрос» комбайны бар. «Быел уракка керешкәнче аларга капиталь ремонт үткәрдек, – ди җитәкче. 
Хуҗалыкның чәчүлек җирләре 2200 гектарны тәшкил итә. 1000 гектарында азык культуралары, калганында бөртеклеләр. Быел бөртеклеләр яхшы уңыш биргән. Һәр гектардан 41 центнер. Узган ел белән чагыштырганда, 6 центнерга күбрәк. Гарсеван Салибекович сүзләренчә, моның нигезендә агротехника чараларын төгәл үтәү тора. «Быел һәр гектарга уртача 17 мең сум акча керттек. Чәчү вакытында ашладык. Аннары корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәрттек. Үсү чорында да ашлама кертелде. Исәпләп карасак, һәр гектарга 60-65 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә», – ди ул.
Кооператив амбарына бүген 3200 центнер икмәк кайткан. Бу әле чик түгел, алга таба язгы бодай уңышын җыеп аласы бар. 200 гектарлы басу бүген өлгереп килә. «Узган ел территория күбрәк иде. Әмма 2800 центнер ашлык кына җыеп алган идек. Быел уңыш мулрак», – ди җитәкче. Бу кооператив икътисадына да уңай йогынты ясар. Җыеп алынган ашлыкның күпчелеген сатарга әзерлиләр.
Билгеле, урак вакытында күп нәрсә кадрларга бәйле. «Биклән» җитештерү кооперативында әлеге проблема һәрчак актуаль булды – шәһәргә якын урнашкан хуҗалыкка эшкә килергә атлыгып тормыйлар. «Техника кыйммәт. Аңа сыналмаган кешене дә утыртып булмый», – ди җитәкче. Шуңа күрә бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк. «Егетләр сынатмады. Таһир Касыймов белән Илдар Димөхәммәтов, әйтик, һәрберсе 7шәр мең центнер ашлык суктырды», – дип дәвам итә Гарсевян Салибекович.
Хуҗалыкта быел баш агроном вазифасына яңа белгеч килде. Илсур Әюповның тәҗрибәсе зур – Түбән Кама районында эре хуҗалыкта эшләгән. «Бездә әле дүрт кенә ай хезмәт куйса да, үз белемнәрен эштә күрсәтергә өлгерде. Чүпсез басулар, нигездә, аның казанышы», – диләр яңа агроном турында.
Урып-җыю белән беррәттән, хуҗалыкта көзге чәчү эше дә бара. «Иртәрәк чәчәргә кирәк икән. Шуны аңлап, быел бу эшкә алданрак керештек. Инде планда булган 400 гектарның яртысы чәчелде», – ди җитәкче. 
Басуда бер «Кузбасс» чәчү комплексы эшли. 14 млн сумлык техника белән Рафаэль Закиров идарә итә. Хуҗалыкта ике ел гына эшләвенә карамастан, механизатор универсалга әйләнгән. Басуларны чәчүгә үзе әзерләгән – дисклы тырма белән эшләгән, сөргән. 
Рафаэль Закиров Бикләннән. 24 ел җирлектә участок вәкаләтлесе булып эшләгән. «Лаеклы ялга чыккач, өйдә ятасы килмәде. Хуҗалыкта эш җитәрлек, сәламәтлек тә бар. Шунысы да мөһим, мин монда кирәкле хезмәткәр», – ди ул.
Хуҗалык агрономы Илсур Әюпов сүзләренчә, чәчү чоры өчен һава торышы уңай: «Быел табигать авыл кешесенә мәрхәмәтле булды. Яңгырлар мул яуды. Дым җитәрлек, туфрак көпшәк», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев