Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр батырлары

Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Игенчеләр арпа, солы басуларын тәмамлау алдында, язгы бодай уңышын җыюга керештеләр. Алга таба техник культуралар басулары калып бара. Бүген 28 мең 585 гектар мәйданнан 120 мең 190 тонна ашлык җыеп алынган. Бу планның 64 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 42 центнер ашлык чыга. Югары уңдырышлылык «Ирек» җитештерү кооперативында – 64,2 центнер, «Гигант» хуҗалыгында – 62,4 центнер.

Быел да, узган еллардагы кебек үк, ТР Президенты грантына комбайнчылар арасында республика конкурсы уза. ТР Авыл хуҗаылыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләргә 100әр мең сум премия бирү каралган. 
Узган ел мондый премияне Тукай районыннан 19 игенче алуга иреште. Быел районнан әлеге премиягә 60тан артык механизатор дәгъва кыла. Алар – үз хуҗалыкларының алдынгы механизаторлары. Бу атна нәтиҗәләре буенча, районда лидерлар исемлеге түбәндәгечә. 

«Енисей», «Нива», «КЗС», комбайннарында эшләүчеләр арасында

 «Ярыш» хуҗалыгы

Айнур Шәйхразиев

1218
тонна

«Вилданов» КФХ

Илмир Шәфыйков

700
тонна

«Дон», «Мега», комбайннарында эшләүчеләр арасында

«Гигант» хуҗалыгы

Җамшит
Абдиев

1026
тонна

Сәйдәшев исемендәге хуҗалык

Рифат Сәгыйдуллин

1047
тонна

«Акрос», «Тукано», «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында

«Кама» агрофирмасы

Илнур
Этикбаев

2084
тонна

«Кама» агрофирмасы

Фирдәвес Галимәрдәнов

2019
тонна

«Торум» комбайнында эшләүчеләр арасында

«Кама» агрофирмасы

Айнур
Сафин

2084
тонна

«Кама» агрофирмасы

Виталий
Лошкарев

1967
тонна

«КСУ», «Макдон» чапкычларында эшләүчеләр арасында

«Ярыш» хуҗалыгы

Фәнис Шәмсиев

2187
гектар

Сәйдәшев исемендәге хуҗалык

Илдар Сәгыйдуллин

1083
гектар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев