Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкның безгә ышануы – иң югары бәя

Полициядә хезмәт итү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен нинди ташламалар каралган? Район эчке эшләр бүлеге бинасын төзекләндерү нинди үзгәрешләр бирәчәк? Шушы һәм башка сорауларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Владимир Елисеев сөйли. Бүлекне ул 2020 елның январь аеннан җитәкли.

Барысы да саннар белән генә бәяләнми

Мин бик эшлекле коллективка килдем. Хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше – Тукай районында яшәүчеләр. Хәер, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә күбесе авылдан чыккан бит. Мин үзем дә авылдан, чыгышым белән Алексеевск районыннан, шуңа күрә авыл җирлекләрендә эшләүнең үзенчәлекләрен беләм.
Безнең хезмәтебез гадәттә саннар белән бәяләнә: күпме җинаять ачылган, ни кадәрле профилактика чарасы үткәрелгән һәм башкалар. Сүз дә юк, статистика – кирәк әйбер, ләкин барысын да саннарга гына әйләндереп калдыру дөрес булмас иде. Күрсәткечләр нинди генә булса да, минем уйлавымча, кешеләрнең полиция хезмәткәрләренә булган мөнәсәбәте – иң мөһим аспектларның берсе. Тукай районында полиция белән кешеләр арасында ышанычлы элемтә булдырылган. Участок вәкаләтлеләрен авыл кешеләре үзләренең яклаучылары һәм саклаучылары итеп күрә. Мин үзем дә хезмәт юлымны участковый булып башладым, кешеләрнең ышанычы бик кыйммәт икәнне яхшы аңлыйм. Аны югалтмау бик мөһим.

Кадрлар мәсьәләсе

Безнең штат тупланган. Әмма, башка җирләрдәге кебек, үзгәрешләр булып тора: кемнедер югарырак урынга күтәрәләр, кемнәрдер башка эшкә күчә, кайберәүләр хезмәт бурычларын үти алмый. Нәтиҗәдә вакансияләр барлыкка килә. Ләкин бөтен кеше дә полиция хезмәтенә килә алмый. 
Әйтик, медицина таләп-ләрен үтә алмаучылар бар. Безгә эшкә килергә җыенучы кеше физик яктан сау-сәламәт булырга тиеш. Кызганычка каршы, физик әзерлеге йомшак булганнар медицина тикшерүен үтә алмый һәм шул этапта ук сайланудан төшеп кала. Моннан тыш, полиция хезмәтенә килергә җыенучылар полиграф аша үтә, психофизиологик тикшерүләр уза. Кайбер кешеләр берничә мәртәбә, кат-кат килеп карый – теләкләре бик көчле. Андыйлар үзләрен полиция хезмәтендә күрә. Тагын шунысы бар: эчке эшләр системасында кешеләр белән эшләргә туры килә, сөйләшә белү мөһим, ә андый сәләт һәркемгә дә бирелмәгән бит.
Тагын бер шарт бар: үз белемеңне даими күтәреп торырга туры килә. Законнарга кертелә торган үзгәрешләр, яңалыклар белән танышып, аларны яхшылап өйрәнеп барырга кирәк. Интеллектуаль яктан гел үсештә, физик яктан формада булу таләп ителә. 
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең бушлай югары белем алу мөмкинлеге бар. Эчке эшләр министрлыгы вузлары юридик кына түгел, икътисадый һәм техник белем дә бирә. Укучыларга түләүле ял алу мөмкинлеге каралган. Һәр студентка федераль бюджеттан ел саен 120-150 мең сум акча бүленә. Мин үзем Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамладым. 
Моннан тыш, ЭЭМ систе-масының үз традиция-ләре сакланып килә. Безнең хезмәткәрләр арасында тәрбияви эш пенсия яшенә җиткәнче алып барыла. Бу да үзенә күрә ярдәм. Җыеп әйткәндә, яшьләргә үсү өчен шартлар тудырыла.

Хезмәт хакы 

Офицер составындагы хезмәткәрләр беренче елны 35 мең сум хезмәт хакы ала. Биш елдан соң ул уртача 40 мең сумга җитә һәм алга таба шулай арта бара. Сержант составындагы хезмәткәрләрнеке исә 10 мең сумга кимрәк. Никадәр озаграк хезмәт итәсең, эш хакың шулкадәр күбрәк була. Вазифага карап, ул 70 мең сумга җитә. Һәр елны барлык хезмәткәрләргә бер айлык оклад күләмендә матди ярдәм бирелә. Эш күрсәткечләренә карап акчалата премияләр түләнә. Аларның күләме айлык окладка кадәр булырга мөмкин. Хәзерге вакытта әйдәп баручы хезмәтләрдә эшләүчеләргә ай саен өстәмә түләүләр бирелә.

Пенсия белән тәэмин итү 

Полиция хезмәткәре 20 ел эшләгәннән соң пенсиягә чыгу хокукы ала. Бу елларга армиядә хезмәт итү вакыты һәм гражданлык белем бирү учреждениесендә уку чорының яртысы керә. Исәпләп карасаң, 18 яшьтә хезмәткә алынган кеше 38 яшьтә пенсиягә чыга ала. Хезмәтне вакытлыча тоту изоляторы, юл-патруль хезмәте һәм башка шундый аерым подразделениеләрдә үтсәң, пенсиягә чыгу вакыты 32 яшьтә җитә. Пенсиягә чыккач та хезмәткәр эшләп, һөнәри үсешен дәвам итә ала, шулай ук гражданлык оешмасында яңа карьера ясый ала. Пенсиягә чыкканда хезмәткәрләргә 7 оклад күләмендә пособие каралган. Бу 200 мең сумга якын дигән сүз. Пенсия күләме, эшләгән вазифага карап, 15 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Эш режимы

Хезмәт вакыты регламент буенча 40 сәгатьлек 5 көнлек эш атнасын тәшкил итә. Зыянлы шартларда эшләүчеләр өчен ул 36 сәгать. Нормадан тыш эшләүче аерым категория хезмәткәрләргә 7дән 15 тәүлеккә кадәр өстәмә отпуск бирелә. Эш вакытыннан соң хезмәткә чакырганда акчалата компенсация түләнә яки өстәмә ял көннәре бирелә. 

Ял итү 

Отпуск, хезмәт срогына карап, 40тан 64 календар көнгә кадәр бирелә. Моңа хезмәткәрнең ял итү урынына барган көннәре дә өстәлә. Шәхси сәбәпләр белән ял кирәк булганда да 10 көнгә кадәр отпуск бирелә. 

Йортны сала башлаганчы, күз алдына китерергә кирәк

Хезмәткәрләр өчен уңай эш урыны булдыру да мөһим фактор. Безнең бүлек 1976 елда төзелгән, больница буларак проектланган бинада урнашкан. Бина 1998 елда Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә бирелә, шул еллар дәвамында биредә агымдагы ремонт эшләре генә үткәрелеп килә. Менә быел февраль аенда капиталь төзекләндерү башланды. Заказчысы – Татарстан Республикасы Президенты. Подрядчысы – «Абсолют» төзелеш фирмасы. Капиталь төзекләндерү эшләре ел азагына төгәлләнер дип көтелә. 
Йорт салырга керешкәнче, аны күз алдына китерәсең бит. Мин дә бинабызның ремонттан соң нинди булачагын күзаллыйм. ЭЭМ системасында хезмәт итү дәверендә миңа төзелеш белән бәйле мәсьәләрне хәл итәргә туры килгәләде, тәҗрибәм бар. Төзекләндерелгән бинада үзгәрешләр көтелә. Безнең беренче катта гражданнарны кабул итү урыны булдырыла. Килгән кешегә кабинетлар буйлап йөрергә кирәк булмаячак. Барысы да бер урында булачак – керәсең, документларыңны тапшырасың, сорауларыңны бирәсең. Шулай ук беренче катта дежур часть урнашачак. Керү урынында пандуслар да булачак. Айдар Биктимеров истәлегенә куелган мемориаль тактаны да бирегә күчереп, территориясен төзекләндерү нияте бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев