«Балкыш»та җәйге ял тәмам
«Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда җәйге сезон ябылды.
Быел өч сменада барлыгы 176 бала ял итте. «Быелгы сезонда 300 бала кабул итү плпанлаштырылган иде, коронавирус белән бәйле, планга үзгәрешләр кертелеп, ял итүчеләр саны киметелде», – дип белдерде лагерь башлыгы Вәзилә Солтанова. Лагерь экология, нәфис эстетика, спорт юнәлешләрендә эшләде. «Балкыш»та көзге, кышкы һәм язгы каникул көннәрендә дә мәктәп укучыларының ялын оештыру күздә тотыла. Вазгыятькә бәйле аерым күрсәтмәләр булмаса, көзге каникулда 80 бала кабул итү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев