Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа клуб – авыл үзәге

Ильбухтино авылында яңа клуб төзелеше тәмамланып килә. Объект федераль программа кысаларында сафка бастырыла. Төзелеш өчен 22 млн сум акча бүленгән. 

– Клубыбыз бик иске иде, – дип искә ала авыл старостасы Марина Долгашева. – 100 ел элек агачтан салынган клубта бернинди шартлар да булмады. Электр белән җылытылса да, бина салкын иде, тузган корылма җылылыкны сакламады. Су кермәгән, хезмәткәрләр аны кул белән ташыды. Бәдрәф урамда. Авыл халкы яңа клуб төзү турында район җитәкчелегенә күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп килде, – ди ул. 
Китапханәче Татьяна Морозова сүзләренчә, Ильбухтино авылы халкы бик актив, клубта шөгыльләнергә теләүчеләр күп. «Клуб үзенә күрә үзәк функциясен дә башкара иде. Бу авыл халкының җыелып сөйләшә, аралаша торган бердәнбер урыны. Авылда башка социаль объектлар юк», – ди ул. 
Клубта моңа кадәр бәйләү, кул эшләре түгәрәкләре эшләгән, көндез балалар, кич яшьләр өчен чаралар үткәрелгән. Авылның «Рябинушки» фольклор ансамбле дә бар. «Авыл халкының ялын оештыру өчен, һичшиксез, мөмкинлекләр кирәк иде», – дип билгеләп үтә Кече Шилнә җирлеге башлыгы Гадел Даутов.
Бүгенге көндә бинада җылылык, вентиляция, канализация системасы эшләнгән, су, электр челтәрләре үткәрелгән. Хәзер эшчеләр дренаж торбалары сузу белән мәшгуль. «Алга таба территорияне төзекләндерү эшләре кала. Бу – асфальт җәю, брусчатка түшәү, койма тоту кебек эшләр», – ди прораб Артем Шапкин. 
Клуб 531 квадрат метр мәйданны биләячәк. Тамашалар залы 200 кешегә исәпләнгән. Бинада китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев