Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Газета ул – бер көндә тарих язу»

Чишмә башы Моннан 44 ел элек, 1976 елның 28 августында, «Якты юл» газетасының беренче саны басылып чыга. 1960 елдагы газеталарны «эреләндерү» (берләштерү) сәясәте вакытында Чаллы төбәгендә саф татар телендә чыга торган «Коммунизм байрагы» газетасы Алабуга каласына күчерелгән була. 1963 елда ул аннан кабат Чаллыга кайткач, рус телле газетадан тәрҗемә газетасына әверелә. Ул чагында Чаллы районы дип йөртелгән шәһәр яны территориясендә зур төзелешләр башлана. Төзелешкә татар авылларыннан яшьләр агыла, тормыш кайнаган төбәккә язучылар күченеп килә. Шундый зур колачлы төзелеш барган, татарлар күпләп яши торган төбәктә татар телендә газета чыгару зарурлыгын тормыш үзе таләп итә. Шулай итеп, 1976 елда саф татар телендә «Якты юл» газетасын чыгару турында карар кабул ителә. Газетаның беренче саны чыккан көн нәшер итүчеләр өчен дә, укучыларыбыз тормышында да истәлекле вакыйга була.  Бу көннәрдән соң 44 ел дүрт ел гомер үтте. Илебез тормышында җитди үзгәрешләр булды. «Якты юл»ны башлап җибәргән журналистларның күпчелеге якты дөньяда юк инде. Ә алар калдырган мәктәп, каләм яктысы яши. Газета уңга-сулга тайпылмыйча, туры юлын дәвам итә, ул район тормышының көзгесе, чын халык трибунасы.  Бүген сүзебез газетабыз ветераны, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин турында.

Бүгенгедәй хәтеремдә, ул елларда Чаллы шәһәре һәм районында чыгып килә торган «Коммунизм байрагы» газетасында эшли идем. Дөньябызны онытып чираттагы санны әзерләп ятабыз. Ишекне шакып, кабарып торган шомырт кара чәчле, уртача бәдәнле, кояш кебек якты йөзле ир-ат килеп керде. Күптәнге таныштай сәлам бирде. Аптырап калганыбызны сизгәндер инде, шунда ук:
– Мин «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. КАМАЗ төзелеше барышын яктыртырга җибәрделәр. Хәмит Мөхәммәтшин булам. Бергәләп эшләрбез», – диде.
 Әледән-әле республика матбугатында бик тирәнтен өйрәнеп язылган мәкаләләре чыгып килә торган Хәмит Нәҗип улы гади, матур телле, дустанә. Бу КАМАЗның «Биредә Кама автомобиль батыры төзеләчәк» дигән беренче нигез ташы салынган еллар иде. Күп тә үтмәде, республика газетасы битләрендә каладан килгән журналистның төзелеш мәйданнарыннан тирәнтен уйланылган язмалары басылып чыга башлады. Газетада беренче адымнарымны гына ясый башлаган чагым, Хәмит абыйның һәр язмасын җентекләп укыйм, үземчә анализ ясыйм, иҗади табышларына хәйран калам һәм ипләп кенә һөнәрем серләренә өйрәнәм.
Ул безнең редакциядә еш була, киңәшмәләребездә катнаша, хәтер калмаслык итеп язмаларыбыз турында фикерләрен әйтә һәм һәрвакыт урынлы әйтә иде. Бервакыт мин аннан: «Журналистка иң кирәкле сыйфатлар нинди?» – дип сорадым.
– Бертуктаусыз үз өстеңдә эшләү, камиллеккә омтылу, гаделлек, тынгысызлык, иҗатта яна белү һәм очсыз-кырыйсыз юллар. Чын журналистның эш сәгате чикләнмәгән, гомере юлда уза, тик шулай гына осталыкка ирешеп була, – диде. Мине канатландырып: «Син дөрес юлда, һөнәреңне белеп сайлагансың», – диде.
 Аннан бирле күпме сулар акты, Хәмит абый минем чын дустыма, остазыма әверелде. Аның киңәшләре, эшкә карашы, таланты минем иҗат юлымда якты бер маяк булды. Мин дә, остазым кебек, озын гомер юлымны журналистикага багышладым.
Хәмит абыйның җитезлегенә хәйран кала идем: кай арада өлгерә, төзелеш мәйданында булып кына кайтты, ә икенче көнне язмасы «Ватаным Татарстан» газетасында чыга. Карап торуга тыныч кына кеше сыман үзе, фикерен әрсезләнмичә генә җиткерә белә, беркайчан каударланмас, ә сөйләшә китсәң, ул вулкан, акыл иясе, кызып-кызып бәхәсләшә дә, хаклыкны яклый да белә.
Кем соң ул Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин? Мамадыш районы егете ул. Казан дәүләт университетын, Ленинградның югары партия мәктәбен тәмамлаган. Тәкәнеш, Минзәлә районнары газеталарында редактор урынбасары, редактор булып эшләгән. 1970 елдан «Ватаным Татарстан»да. Ару-талуны белмәс журналистны дөньяга даны таралган бөек төзелешкә җибәрүләре дә очраклы түгел, тәүлек буе эш кайнаган җиргә нәкъ Хәмит абый кебек тынгысыз җаннар кирәк булган.
«КАМАЗ» автомобильләре дөньяга таралды. Аннан бирле 50 ел гомер узды. Хәмит Нәҗип улы лаеклы ялга чыккач безнең «Якты юл» газетасына бүлек мөдире булып килде. Авыл кырларыннан кайтып кермәде, механизаторларны, терлекчеләрне исемләп белә иде ул. Арттырып әйтүем түгел, үзенең ярты гасырлык иҗат юлында ул Чаллы һәм Тукай районы тарихын язды. Аның районыбыз кешеләре турындагы «Еллар һәм кешеләр», «Җир улы» дигән китаплары чыкты, Советлар Союзы геройлары, Социалистик Хезмәт геройлары, герой-аналар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәрләренең исемнәрен мәңгеләштергән «Тукай районының танылган кешеләре» дигән китапның өч томлыгын әзерләп чыгарды. Ул үзе дә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «КАМАЗ» төзелеше ударнигы» исемнәренә лаек булды. Исеме «Чаллы шәһәренең мактаулы кешеләре» китабына кертелде.
Хәмит абыйның иң сокландыргыч сыйфаты – тыйнаклык, масая белмәү, тирә-яктагыларга хәерхаһлы булу. Яшьлек таңында кулына алып, каләменә соңгы сулышына кадәр тугры булып калды ул...
 2017 ел ахыры иде. Редакция үзенең ветераннарын Яңа ел каршыларга җыйды. Хәмит абый, гадәттәгечә, торт алып килгән иде. Сагынышканбыз, хәл-әхвәлләр сорашканнан соң Хәмит абый: «Мин Бөек Җиңү көненә сугыш ветераннары турында метериаллар тупламасы әзерләп ятам әле», – диде. И, бу дөнья... Соңгы очрашуыбыз булган икән бит. Күп тә үтмәде, без яраткан каләмдәшебез Хәмит абый белән мәңгегә хушлаштык. Урыны җәннәтнең түрләрендә булсын.

Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев