28 июль 2017 яңалыклары
-
Бакчачыга киңәшләр
Белеп тору файдалы Ташкабак яки катыкабакны чәчәк таҗы шиңгәннән соң ук җыеп алырга кирәк. Көндез үсемлекләрдәге туклыклы матдәләр күләме арта, ә төнлә, киресенчә, сарыф ителә. Шуңа күрә аларны туклыклы матдәләр күп туплангач, ягъни кич белән җыеп алу яхшырак. Кузаклы ногыт борчагын җыю башланганнан соң үсемлекләрне даими рәвештә тукландырып торырга кирәк....
-
Мусабай Завод авылы халкы кошчылык фабрикасы төзүгә каршы – Когогинадан алар бу мәсьәләдә ярдәм сорады
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар белән кабул итте. Чарага өч кенә кеше килсә дә, күтәрелгән мәсьәләләр бик җитди иде. Мусабай Заводта яшәүче Рузалия Сәетгәрәева һәм Наил Абдуллин авыл янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булуларын әйттеләр, бу проблемада Дәүләт Думасы депутатының ярдәм итүен сорадылар. Мөрәҗәгатьләрен барлык...
-
Социаль челтәрләрдән Хәния Фәрхига багышланган шигырьләр килә тора
Хәния Фәрхигә Жырларыңда чишмә агышлары, Моңнарыңда хисләр ташкыны. Йөзләреңдә барлык гүзәллекнең Тап кунмаслык сөю сафлыгы. җырларыңда көйләп күңелләрнең Сагыш-кайгыларын таратты. Киң күңеле, ачык йөзе белән Бар галәмне сөйде, яратты. Мәхәббәтнең үзе кебек гүзәл Җырчы кошы булып сайрады. Һәр кешенең йөрәгенә кереп, Язмышларын алдан юрады. Ялгызларга өмет бирә алды, Сугылганга сузды...
-
Кабак тамырында кыяр үстерәбез
Кыярны кабакка ялгап үстерергә мөмкин. Кабакның тамырлары нык, ул авыруларга һәм корткычларга чыдам, зур тәрбия сорамый, үзе көзгә кадәр уңыш бирә. Әлеге сыйфатларның барысы да ялганма үсентегә күчә, кыярның тәме исә шул ук кала. Үсентеләр мул уңыш бирә башлый.
-
Зиратларда өмәләр оештырыла
Калмаш һәм Игенче авыллары ир-атлары, өлкәннәр, имам-хатыйплар Әхмәтбиҗан абый Борһанов һәм Рәшит абый Солтанов белән киңәшләшеп, быелгы җәйдә зират йортларын яңарту буенча зур эш оештырдылар.
-
Мессенджерларга яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхигә багышланган бәетләр килә
Киттем менә, арагыздан киттем Гайбәтемне, зинһар, чәчмәгез, Җырларымны тыңлап, дога кылып, Исән-имин җирдә яшәгез... Киттем менә, арагыздан киттем, Өзелеп, өзелеп җырлар җырладым. Биеп йөрдем сәхнә түрләрендә Халкым диеп яшәп туймадым... Киттем менә, арагыздан киттем, Чәчкәләргә күмә идегез, Заллар тулы халкым алкышлады Йөзләремә нурлар сиптегез... Киттем менә, арагыздан китем, Җырланмаган җырым...
-
Имтихан нәтиҗәләре мактанырлык түгел, министр район күрсәткечләрен тәнкыйтьләде
Быел районда бердәм дәүләт имтиханнарын 83 укучы тапшырды. Төп дәүләт имтиханнары тапшыручылар исә, ягъни тугызынчыны тәмамлаучылар, 306 бала булды. Унберенчеләрнең барысы да кулларына аттестат алды, аларның 18е чагыштырмача югары баллар алуга иреште. Тугызынчылардан 16 укучы кызыл аттестат белән чыкты, шул ук вакытта 11 бала - имтихан тапшыручыларның 3,5 проценты -...
-
Инзилә Әхмәтгәрәева: «Милләтемә гөрләп яшәр өчен, телен сөйгән яшьләр кирәк»
2-6 августта башкалабыз Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Районыбыздан бу чарага дәрәҗәле кунак итеп район башлыгы Васил Хаҗиев чакырулы, делегат буларак, Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, «Якты юл» газетасы мөхәррире...
-
Алда катлаулы урак: бүген терлек азыгы культураларын җыеп бетереп, кулны чишү мөһим
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен 2017 ел җәе бик үзенчәлекле килә. Икмәк быел узган елларга караганда якынча 20 көнгә соңрак өлгерә. Район аграрийлары узган ел, мәсәлән, 15-20 июльләрдә уракка төшкән булсалар, быел иң иртә дигәндә, 5 августларга планлаштыралар. Анда да һава торышы мөмкинлек бирсә генә. Шуңа күрә, игеннәрне җыю өчен вакыт...
-
Башкортстанда халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашуга Элвин Грей да килгән
Җырчының үлем сәбәбе йөрәк өянәге дип фаразлана. Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата. Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә proufu.ru...
-
Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын "Татар-информ"га бирде
Киә 12.14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште. Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, "гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим", - диде ул. Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. "Мәскәүдәге апам сукырайды, янына...
-
Бүген Татарстанда һава температурасы +31 градуска кадәр күтәрелә
Шул ук вакытта һава торышының бозылып алу ихтималы да бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Яшен...