Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак тамырында кыяр үстерәбез

Кыярны кабакка ялгап үстерергә мөмкин. Кабакның тамырлары нык, ул авыруларга һәм корткычларга чыдам, зур тәрбия сорамый, үзе көзгә кадәр уңыш бирә. Әлеге сыйфатларның барысы да ялганма үсентегә күчә, кыярның тәме исә шул ук кала. Үсентеләр мул уңыш бирә башлый.

Ялгау өчен сезгә ике яшь үренте (һәркайсында икешәр яфрак булырга тиеш) - кыярныкы һәм кабакныкы кирәк булачак. Алар икесе бергә кәгазь стаканга утыртылырга тиеш. Туфрактан бераз өстәрәк үткен пәке белән берсендә - өскә, икенчесендә аска таба авыш кисемнәр ясагыз. Аннары үрентеләрне киселгән урында бер-берсенә тоташтырып, йон яисә мамык җеп белән бәйләгез, чорнау тасмасы белән урагыз. Үрентеләргә су сибеп, пакет белән каплагыз. Яфраклар корыса, куркырга кирәкми. Озакламый сабаклар тоташып үсәчәк һәм үренте тернәкләнәчәк.

Ялганган үрентеләрне күләгәле урынга куегыз. 2 атнадан сабаклар кушылып үсеп киткәч, кабакның очын өзегез, ә тагын 4 көннән кыярның тамырын йолкып алыгыз.

Үрентеләрнең күбесе корырга да мөмкин. Монда күп нәрсә тәҗрибә булу-булмауга да бәйле. Шуңа да беренче елда тәҗрибә өчен, үрентеләрне күбрәк әзерләгез һәм туфракка да аларны бик сак күчереп утыртыгыз. Сак эш итмәсәң, үсеп киткән үрентеләр дә корырга мөмкин.

Фото www.anypics.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев