Бакчачыга киңәшләр
Белеп тору файдалы Ташкабак яки катыкабакны чәчәк таҗы шиңгәннән соң ук җыеп алырга кирәк. Көндез үсемлекләрдәге туклыклы матдәләр күләме арта, ә төнлә, киресенчә, сарыф ителә. Шуңа күрә аларны туклыклы матдәләр күп туплангач, ягъни кич белән җыеп алу яхшырак. Кузаклы ногыт борчагын җыю башланганнан соң үсемлекләрне даими рәвештә тукландырып торырга кирәк....
Белеп тору файдалы
Ташкабак яки катыкабакны чәчәк таҗы шиңгәннән соң ук җыеп алырга кирәк. Көндез үсемлекләрдәге туклыклы матдәләр күләме арта, ә төнлә, киресенчә, сарыф ителә. Шуңа күрә аларны туклыклы матдәләр күп туплангач, ягъни кич белән җыеп алу яхшырак.
Кузаклы ногыт борчагын җыю башланганнан соң үсемлекләрне даими рәвештә тукландырып торырга кирәк. Аның өчен рәт араларына ике атнага бер тапкыр 10-15 г бәвелчә, калий сульфаты һәм суперфосфат кертергә кирәк. Калий сульфатын калий хлориды белән алыштырырга ярамый. Ашламадан соң су сибәргә кирәк. Су туклыклы тозларны эретеп, җиргә сеңдерә.
Августның 15ләреннән соң
Укроп, петрушка, дарулы бөтнек, рәйхан (базилик), шулай ук күп кенә чәй үләннәрен кисеп алып киптерегез.
Калган үсемлекләргә су сибүне һәм төпләрен йомшартуны дәвам итегез.
Соң өлгерә торган яшелчәләргә соңгы тапкыр ашлама кертегез.
Кабаклар астына такта куегыз. Барлыкка килгән яңа чәчәкләрне һәм сабакларны өзегез.
Вак кәбестә, помидор һәм баклажан сабакларының очын, артык чәчәк бөреләрен өзеп алыгыз, чөнки барлык туклыклы матдәләр дә уңыш өлгерү өчен кирәк.
Бушаган җирләргә черемә кертегез.
Орлыкларны саклау вакыты
Кишер, кыяр, укроп, борыч, кузгалак һәм сельдерей орлыкларын 2-3 ел;
помидор, кәбестә, петрушка, яшелчәк орлыкларын 3-4 ел;
шалкан, ташкабак, баклажан орлыкларын 4 ел;
төче торма, әче торма, чөгендер, кабак орлыкларын 5 ел;
бакча борчагы орлыгын 7-9 ел сакларга мөмкин.
Үрентеләрне чыныктыру
Үрентеләрне кояшка һәм җилгә мөмкин кадәр ешрак куегыз. Билгеле, аларны әкренләп чыныктырырга, башта өсләрен ачып, 1-2 сәгать кенә тотарга кирәк. Аннары япманы көне буена ачыгыз һәм бераздан үрентеләрне төнгелеккә дә ачык калдырыгыз. Түтәлләргә күчереп утыртыр алдыннан соңгы атнада үсемлекләр даими ачык торырга тиеш.
Әгәр үрентеләрне сатып алырга гадәтләнсәгез, чыныкканлыгын яфракларындагы вак җыерчыклардан, нык, калын сабаклардан һәм яфракларның яшел төсеннән аерырсыз. Әгәр яфраклар карасу яисә аксыляшел, сабаклары сузылып үскән нечкә яисә, киресенчә, артык юан икән, димәк, үрентеләр чыныктырылмаган.
Тамыр муентыгын күммәскә
Алмагач һәм башка җимеш агачларының тамыр муентыгын еш кына чыбыкча ялганган урын белән бутыйлар. Мондый ялгышлык үсентене дөрес утыртмауга китерә. Бакчачылар тамыр муентыгын туфрак белән күмеп, кәүсәнең аскы өлешен черетәләр.
Тамыр муентыгын исә җиңел ачыкларга мөмкин: кәүсәнең бер өлешен һәм тамырлана башлаган урынны юеш тукыма кисәге белән сөртеп карарга кирәк. Шул вакытта үсентенең бер урынында кайрының төсе үзгәрүен - яшелдән аксылкөрәнгә әйләнүен күрергә мөмкин. Шул урын тамыр муентыгы була да.
Фото i.ytimg.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев