Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын "Татар-информ"га бирде

Киә 12.14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште. Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, "гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим", - диде ул. Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. "Мәскәүдәге апам сукырайды, янына...

Киә 12.14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште.

Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, "гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим", - диде ул.

Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. "Мәскәүдәге апам сукырайды, янына барасым бар", - диде ул. Шулай ук башка якын кешеләренең дә сәламәтлек белән проблемалары булуын әйтте. "Әллә мин картаям, әллә аларның сәламәтлекләре начарайды, бөтенесенең дә я теге, я бу борчуы бар", - диде ул.

Былтыр аның Мәскәүдә яшәүче туганнан туган энесе вафат була. (Профессиясе буенча - хәрби кеше). Быел март аенда тагын бер туганнан туганы үлә. Җырчының якыннары туганнарының үлемен Хәния Фәрхи бик авыр кичерде дип сөйлиләр.




Хәния Фәрхи күптән "Татар-информ"га интервью бирергә вәгъдә биргән иде, әмма графигы тыгыз булу сәбәпле, очрашу берничә тапкыр кичектерелде.

Хәния Фәрхи Башкорстаннан кайткач, интервью бирергә теләге булуын әйткән иде. Шул сәбәпле, очрашу көнен билгеләргә теләп, кичә көндезге 12 дә үзенә шалтыраттым. Башта элемтәгә чыга алмый азапландым. Әле ул шалтырата, әле мин. Соңыннан, үзе шалтыратты һәм һәрвакыттагыча ягымлы тавышы белән эндәшеп, сүз башлады.

- Хәерле көннәр, Башкортстанда идек әле без.

- Хәния апа, кайчан Казанга килергә соң исәп? Сезнең белән әңгәмә корып аласы килгән иде.

- Их, минем туган ягыма килсәгез иде сез. Монда шундый матур, искиткеч гаҗәеп тәбигать. Сүз белән генә аңлата торган да түгел. Шушындый матур табигать кочагына чыгып утырып сөйләшәсе иде дә бит, вакыт кыса. Алла бирса, бүген озакламый юлга чыгарбыз, дип тора идек. Иртәгә туйга барасы бар. Бу атна мәшәкатьлерәк әле...

- Башкортстанда булгач, бертуганнарыгызның фотосурәтләрен алып килегез әле. Бу әңгәмәне сезнең туганнарга багышлыйсы килгән иде.

- Яхшы, алдан әйтүегез әйбәт булды. Менә янымда Фирүзә утыра. Барлык фотолар да аның кулында. Соңрак Фирүзәнең контактларын җибәрермен, ул да журналист кеше. Аның белән хәбәрләшерсез, - диде җырчы.

Соңгы сүзе итеп Хәния апа үзенең теләкләрен җиткерде:

- Бик бәхетле булыгыз, сеңлем. Балагызны да тигезлектә үстерегез. Бәхетле бала булсын, амин - дип, киләсе атнага өендә күрешергә вәгъдәләшеп саубуллаштык Татарстанның халык артисты Хәния ханым белән.

Кичә Хәния Фәрхи, йөрәге тотып, вафат булды.

Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев