Зиратларда өмәләр оештырыла
Калмаш һәм Игенче авыллары ир-атлары, өлкәннәр, имам-хатыйплар Әхмәтбиҗан абый Борһанов һәм Рәшит абый Солтанов белән киңәшләшеп, быелгы җәйдә зират йортларын яңарту буенча зур эш оештырдылар.
Узган атна шимбәсендә, 22 июльдә, Игенче авылында 15 ир-ат катнашында өмә уздырылды. Әлеге ир-атлар зират кирәк-яраклары торачак йортның стенасын өеп куйдылар. Рәшит абый шушы эшкә атап, зәкәт итеп сарык суйдырды. Гаиләдәге өч хатын-кыз шуның итеннән ризык әзерләп, өмәчеләрне өч тапкыр кайнар аш белән сыйладылар. Һәм бу атна шимбәсендә, ягъни 29 июльдә, шулай ук өмә оештырып, бинаның түбәсен ябуны планлаштыралар. Зират территориясен тәртиптә тоту да күз уңында. «Язын бер кат чистартылган мәйданнарда тагын яшел үсентеләр баш калкытты, шуңа көзен тагын бөтенебез бергәләп җыештырырга планлаштырабыз», - ди Рәшит абый бу җәһәттән.
Калмаш зиратындагы бинада өч кешелек бригада эшли. Кышкы салкыннарда кереп җылынырлык аерым бүлмәсе дә булачак аның. «Бу эшне тәмамлагач, бригада зиратның территориясен зурайту һәм ауган өлешләрен ремонтлау эшенә керешә», - ди Әхмәтбиҗан абый. Шушындый изге, кирәкле эшләрне оештыруда, эшләүдә катнашкан, матди ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт.
Равия Габдуллина,
Калмаш авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев