Инзилә Әхмәтгәрәева: «Милләтемә гөрләп яшәр өчен, телен сөйгән яшьләр кирәк»
2-6 августта башкалабыз Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Районыбыздан бу чарага дәрәҗәле кунак итеп район башлыгы Васил Хаҗиев чакырулы, делегат буларак, Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, «Якты юл» газетасы мөхәррире...
- Бөтендөнья татар конгрессы - мөһим һәм үзенчәлекле оешма. Ул бөтен дөнья буйлап сибелгән татарларны туплау максатын күздә тота. Бердәмлектә - көч! Татарлар Америкада булмасын, Австралия, Швециядә - дөньяның барлык кыйтгаларында Казаныбызны, Татарстанны мәркәзебез дип карый, тарихи Ватаннары белән тыгыз элемтәдә яши. Бу бәйләнешләрне булдыру, аларның ныклыгын саклауда Бөтендөнья татар конгрессының роле әйтеп бетергесез зур. Быел бит әле юбилей елы - Татарстанда Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты оешуга 25 ел тула. Бу очрашу шунысы белән дә истәлекле.
Корылтайлар - тарихи, әһәмиятле вакыйга. Мондый очрашуларда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясала, борчыган мәсьәләләр сөйләшенә, киләчәккә бурычлар билгеләнә. 2-6 августта узачак корылтайда да мин кыю, үткен фикерләр ишетермен дип өметләнәм, үз тәкъдимнәребезне җиткерергә дип барам. Корылтай Федераль үзәк һәм Татарстан арасында шартнамәнең язмышы хәл ителгән көннәрдә уза. Бу олуг мәҗлес республикабызның социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйнаучы әлеге килешү буенча да үз фикерен җиткерер дип өметләнәм.
Миңа моннан алда узган Корылтайларның да берничәсендә катнашу бәхете насыйп булды. Бу чаралардан һәрвакыт рухланып, үз алдыңа яңа максатлар куеп кайтасың. Чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашу, аларның уй-фикерләрен белү кызыклы. Татарстанга шулкадәр сагыну-сусау белән киләләр алар, иң сокландырганы - чит җирләрдә яшәп тә телне, гореф-гадәтләребезне саклаулары. Дөресен әйтергә кирәк, читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашканнан соң, үзебездәге исем-фамилияләре генә татарча, әмма туган телендә ни бер авыз сүз белми торган, күңелендә бер тамчы милли рух булмаган татарлар өчен оялып та куясың.
Корылтай алдыннан районыбызда да әзерлек чаралары узды - Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсенең бюро утырышы үтте. Җирле оешма активистлары - районда татар телендә чыгып килүче «Якты юл» газетасы журналистлары, ветеран-журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Нәбиуллина, татар теле укытучысы, район методик берләшмә җитәкчесе Резедә Мәүҗетова, шагыйрә, популяр җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәева, районның фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов корылтайга карата үзләренең теләк, фикерләрен җиткерде. Болар - милли мәгариф, мәдәният, матбугатны саклау һәм үстерүгә кагылышлы киң җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр.
Бу теләк-фикерләрне түкми-чәчми тапшыру, корылтай делегаты буларак, миңа йөкләнде. Әйтергә кирәк, бу очрашу гаҗәеп җылы мохиттә узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле оешмасы «Якты юл» газетасы редакциясе белән берлектә үткәргән хуҗабикәләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдән башланып китте. Бәйгенең җиңүчесен ачыклау өчен тавыш бирү газета сайтында оештырылды, бу исемгә «Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова лаек булды. Рәмилә ханым мультиварка белән бүләкләнде. Телебез, гореф-гадәтләребезне саклауда һәр
чара кирәкле, нәтиҗәле. Милли ризыкларыбыз, гаилә җылысы шуның аерылгысыз өлеше. Ни дисәк тә, үз милләтеңә булган ярату хисе гаиләдә тәрбияләнә. Хуҗабикәләребез тәмле ашлар, милли ризыкларыбыз аша үсеп килүче буынга йолаларыбызны җиткерә, рәхмәт аларга. Үз җиребездә туган телебездә сөйләшеп, бәйрәмнәребезне үткәреп, гореф-гадәтләребезне саклап яшибез. Районда татар телендә газета чыга, балалар саны җитмәүгә карамастан, татар мәктәпләре сакланып килә.
Дөрес, бу җәһәттән әле барысы да ал да гөл дип әйтү дөрес тә булмас, безне борчыган мәсьәләләр дә бар. Ни дисәң дә, татар теленең куллану даирәсе елдан-ел кими бара. Җан башыннан чыгып финанслау, оптимизация, коммерция эшчәнлегеннән табыш алу турында сүз алып барсак, бу иң беренче булып милли мәгарифкә, матбугатка авыр китереп суга. Корылтайда болар турында да сөйләшербез дип уйлыйм.
Шартлар нинди генә булмасын, һәр дәвердә милләтенә тугры хезмәт итүче затлар була. Алар безнең замандашлар арасында да шактый. Туган телебезне, йолаларыбызны саклауга, үсеп килүче буынга җиткерүдә татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләренең, «Якты юл» газетасы каләм ияләренең өлеше бик зур. Аларга бу эшчәнлекләре өчен зур рәхмәт! Без бүген барыбыз да яшьләребез күңелендә милли рух, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне бурыч итеп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев