Алда катлаулы урак: бүген терлек азыгы культураларын җыеп бетереп, кулны чишү мөһим
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен 2017 ел җәе бик үзенчәлекле килә. Икмәк быел узган елларга караганда якынча 20 көнгә соңрак өлгерә. Район аграрийлары узган ел, мәсәлән, 15-20 июльләрдә уракка төшкән булсалар, быел иң иртә дигәндә, 5 августларга планлаштыралар. Анда да һава торышы мөмкинлек бирсә генә. Шуңа күрә, игеннәрне җыю өчен вакыт...
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 45 ел хезмәт куйган белгеч, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 17 ел «Гигант» хуҗалыгын җитәкләүче Риф Имамов та бу фикерне дөрес дип саный. Азык культураларына каралган мәйданнарны шушы көннәрдә алып бетерергә, бөртекле культуралар чәчелгән басуларның әйләнә-тирәсен чабуны оештырырга кирәк, дип киңәш итә ул. «Миңа калса, бөртеклеләр игелгән басуларның чүплерәк урыннарын, соңрак тишелгән участокларын сенажга алу да отышлы булачак. Бүгенге үсентеләрдән яхшы сенаж чыгачак. Әгәр вакытны кулдан ычкындырабыз икән, урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгарга көчебез җитмәү куркынычы бар. Саламга әйләнгән игеннән яшел азык та, сыйфатлы бөртек тә алып булмый. Тагын шунысы да бар, игеннәрнең куе булуы быел техникага да күп көч китерәчәк. Узган ел бер көндә алган мәйдан, мәсәлән, быел ике көнгә сузылырга мөмкин. Бу инде урып-җыюның былтыргы кебек 20 көнгә түгел, ә 40 көнгә барачагы турында сөйли. Икенчедән, һава торышы нинди булыр әле - синоптиклар алга таба да коры көннәр вәгъдә итмиләр. Шуны да истән чыгарырга ярамый: быел икмәк күп булачак дип фаразлыйбыз, әмма күбрәк булган саен аның бәясе дә төшә. Узган ел килограммын 7-7,5 сумнан саттык, быел андый хак булыр дип уйламыйм», - ди Риф Хәниф улы.
- Сенажны күпләп әзерләү аның бозылып юкка чыгуына китермәсме соң?
- Юк, без аны ике ел да, өч ел да саклый алабыз. Киләсе елга, ситуациягә карап, үлән басуларын киметергә дә була бит. Без үз хуҗалыгыбызда бүгенгә планда каралган 5200 тонна урынына 10 мең тонна сенаж салып куйдык. Әле тагын бер баз - 3 мең тонналап өстәрбез дип уйлыйм. Бүгенгә күпьеллык үләннәр чабуны төгәлләдек, берьеллык үләннәргә һәм борчак басуына кердек. Борчакның бер өлешен сенажга алачакбыз, бер өлеше бөртеккә калачак. Үзегез күрдегез - бу культураның биеклеге бүген 2 метрга җитте. Әлбәттә, аннан яхшы сусыл азык чыгачак. Узган ел бу вакытка ул 80 сантиметр гына иде әле.
- Мондый темпларда һәм авыр масса белән эшләү техникага да көч китерәчәк, дидек. Шул ук «Макдон»нар терлек азыгын егып бетерүгә, бөртеклеләргә дә чыгып китәчәк.
- Без соңгы биш-алты елда игеннәрне аерым җыю белән шөгыльләнәбез, ягъни башта егабыз, аннары гына суктырабыз. Быелгы юеш елда болай эшләү, минемчә, икеләтә файдалы. Бердән, техника еш ватылмый, җитештерүчәнлек 1,5 тапкырга арта, икенчедән, бөртекләр покоста ятканда бераз җилләргә өлгерә. Дөрес, теземнәрне әллә ничә көн җирдә яткырырга җыенмыйбыз, берничә сәгать булса да кояшка күрсәтеп алырбыз дип уйлыйбыз. Шуңа күрә, мөмкинлеге булганнарга шулай эшләү яхшы дип киңәш бирәм. Техниканы әле тагын көзге чәчү өчен дә әзерләргә кирәк. Бу эшкә 15 августларда керешербез дип уйлыйм. Аннары кукуруз өлгерә. Сентябрь башына аны ура башларга кирәк. Әйтергә кирәк, соңгы җылы көннәрдә бу культура нык үсеп китте, массасы шулай ук зур. Монда да техниканың көчле һәм төзек булуы шарт. Шуңа күрә, бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә максималь көч белән эшләргә туры килә һәм без җитәкчелектән аны дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру сорала.
- Кабатланган фраза - басудагысы түгел, амбардагысы ашлык. Быел бөртекне беренчел эшкәртүгә игътибарны көчәйтү кирәк булачак. Сезнең кебек эре хуҗалыкларда чистарту-киптерү җайланмалары бар, яңартып та торасыз, кече фермерларның бу яктан хәле мөшкел.
- Әлбәттә, бу бик мөһим проблема. Сүз дә юк, булган агрегатларны, бөртек төягеч-бушаткычларны кулдан килгәнчә төзәтеп, әзерләп куярга кирәк. Безнең чистарту-киптерү техникасы бар, ләкин, кирәк икән, өстәмә кул көче җәлеп итәргә планлаштырабыз. Бәлки җәйге чорда мәктәп укучыларын да чакырырбыз. Быел, иске бинаны төзекләндереп, бөртек салу өчен өстәмә склад әзерләдек. Шулай итеп, барысы 8 складыбыз булды.
- Элеваторлар белән сөйләшүләр башландымы әле?
- Әйе, Ашлык продуктлары комбинаты, Чаллы һәм Зәй элеваторлары белән килешүләр төзибез. Узган ел икмәкне 18 процент дымлылык белән алганнар иде - быел нинди таләпләр куярлар. Ә яхшы ашлыкның дымлылыгы 13-14 проценттан артмаска тиеш. Элеваторларның җитәкчелекләре белән уртак тел табарбыз дип уйлыйм. Ашлык юеш керә икән, район хуҗалыкларына шушы предприятиеләргә мөрәҗәгать итми булмаячак. Бу бигрәк тә фермерларга кагыла. Элеваторлар гадәттә юеш икмәкне кипкәненә алыштырып та бирәләр. Әлбәттә, күләме кими инде. Шулай да амбарда бөтенләй яндыру түгел әле ул.
Шулай итеп, район аграрийлары быел катлаулы уракка әзерләнә. Алтын урталыкны табып, эшне дөрес оештырып, печән-сенажлы да булырга кирәк, малга фураж әзерләү дә нык мөһим, бу бик туклыклы азык, шул ук вакытта бөртекне дә югалтмыйча җыеп алу һәм шартына туры китереп саклау кирәк. Кар өстеннән ашлык җыйган 1978 ел көзе кабатланмасын дип борчылалар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев