27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Варвара түтинең тормыш тәҗрибәсе – бар кешегә үрнәк хәзинә
Мәләкәс авылының үзәк урамындагы пөхтә җиһазланган, җылы һәм якты өенә килеп керүгә, түр як дивардагы балалар кулы белән матур итеп бизәкләп язылган «100 яшьлек юбилеең белән, Варвара түти!» дигән плакат каршылый. Аның янындагы йомшак диванга акрын гына килеп утыруга әбекәйне туганнары, оныклары, туруннары сырып ала. Һәркайсы белән рәхмәт әйтә-әйтә җылы...
-
Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгечләре үз эшен башлаучы райондашларга булышырга ышандырды
Кичә район хакимиятенең утырышлар залында ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкилләре «Бизнес-десант» дип аталган өйрәнү семинары үткәрде. Анда бүген эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
-
Шикле әйбер тапсагыз – хәбәр итегез
Террорга каршы көрәш максатыннан, урамнарда, үзегезнең әйләнә-тирәгездә сак булуыгыз сорала. Уяулыкны югалтмагыз. Урамда яки башка урыннарда шикле әйбер тапсагыз, якын-тирәдә хокук саклау хезмәткәрләре булмаса, кичектергесез рәвештә табылдык турында 02 - полиция, 112 - бердәм ярдәм күрсәтү һәм 052 - аноним криминаль мәгълүмат бюросы телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала. Әгәр дә теракт...
-
Йөз мең урынына миллион сум штраф түләячәк
Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәренә ришвәт бирү факты буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2015 елның 24 июлендә «Д.Е.С.» ҖЧҖ директоры хокук бозган юридик зат буларак үзенә 100 меңнән 200 мең сумга кадәр күләмдә салынган административ штрафтан качар...
-
Дүрт ир балага гомер биргән олы йөрәкле ана
Әни... Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә ала. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме,...
-
Хәзер тукайлылар пенсияне интернет аша да билгеләтә ала
Хәзер райондашлар пенсия билгеләтү өчен гаризаны пенсия фондына интернет аша да җибәрә ала. Шулай ук пенсия китерү юлын да электрон юл белән билгеләтергә мөмкин. Бу «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты» электрон сервисы аша башкарыла. Сервис эшли башлаганнан соң, 2015 ел башыннан, Россиядә 38 мең кеше шәхси кабинет аша гариза язган, 22...
-
Яр буе территориясеннән законсыз корылмаларны алдырачаклар
Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы Түбән Кама сусаклагычының Тукай районы территориясенә кергән яр буе зонасындагы җирдән законсыз файдалану очракларын ачыклады. Тарловка янындагы бу территориядә халык яр буендагы участокларны коймалар белән әйләндереп алып, сарайлар, бакчалар ясаган, анда төрле ашламалар керткән. Мондый эшчәнлек суны һәм сусаклагыч зонаны пычрату буларак бәяләнә. Моннан...