Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Варвара түтинең тормыш тәҗрибәсе – бар кешегә үрнәк хәзинә

Мәләкәс авылының үзәк урамындагы пөхтә җиһазланган, җылы һәм якты өенә килеп керүгә, түр як дивардагы балалар кулы белән матур итеп бизәкләп язылган «100 яшьлек юбилеең белән, Варвара түти!» дигән плакат каршылый. Аның янындагы йомшак диванга акрын гына килеп утыруга әбекәйне туганнары, оныклары, туруннары сырып ала. Һәркайсы белән рәхмәт әйтә-әйтә җылы...

Варвара түтәй көзнең матур бер көнендә, 1915 елның 21 ноябрендә авылның иң олы бәйрәме, үзе әйтмешли, Михәйлү көнендә, урта хәлле крестьян Павел Мифодеев гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Мәләкәстә башлангыч мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисенә кушылып, йорт эшенә булыша башлый. Аннары күмәк хуҗалыкның кайсы гына тармагында хезмәт куймый. Эшкә булган, уңган, чибәр кызны Кызыл Чаллы егете Агафон Степанович Калининга матур туй уздырып, ярәшеп кияүгә бирәләр.

Яшь гаилә Чаллының элеватор тавында яши. Агафон Степанович янгын сүндерү депосында, ә Варвара Павловна колхозда эшли. Шулай тормыш көйләнеп барганда, гаиләдә инде бер малай, бер кыз үсеп килгәндә, дәһшәтле Ватан сугышы башлана. Агафон Калининны иң беренчеләрдән, ярым хәрби хезмәткәр буларак, ут эченә, сугышка җибәрәләр. Ленинград фронтында сугышабыз, дигән ике хаты килеп кала. Соңыннан хәрби частеннан: «Ирегез Агафон Степанович Калинин яу кырында батырларча һәлак булды», - дигән кайгы хәбәрен алгач, күз яшьләрен тыя алмыйча елый Варвара. Аңа тормыш итү көннән-көн авырая, ипигә талон кертелә. Кайчагында кибеттә чират җитмичә, иписез ач калган көннәре дә була. Шуңа күрә михнәтле Чаллыны ташлап, туган Мәләкәсенә, туганнары янына кайтуны мәслихәт күрә ул.

Әтисез ике ятиме белән Мәләкәс мәктәбе йортында урнашып, техничка булып эшли башлый.

- Варвара түти бик тырыш, аның кайчан йоклаганын да белмәдек. Иртәнге сәгать 4тә мәктәп мичләренә утын ягып, балалар килүенә җылытып куяр иде. Бәкедән көянтә чиләк белән су ташып, идәннәрен юып, чип-чиста тотар иде. Дәрес сәгате җитүгә һәм төгәлләнүгә, җиз кыңгырауны чыңлата-чыңлата, балаларга һәм укытучыларга хәбәр сала иде. Алар безнең күңелләрдә авыр еллар булса да, балачакның якты бер хатирәсе булып калган. Варвара түтиебез хөрмәтле укытучылар белән бергә безгә иң якын кеше, мәктәпнең чын хуҗабикәсе сыман тоела иде, - дип истәлекләрен уртаклашты әтисенең бертуган апасы Варвара түти турында Мәләкәс авыл җирлеген озак еллар җитәкләгән Михаил Васильевич Мифодеев.

Аның сүзләрен куәтләп, әбинең оныгы Елена Назарова, районның социаль яклау идарәсе хезмәткәре, хөрмәтле юбилярыбыз Варвара әбигә багышлаган җылы котлау сүзләрен һәм тәэсирле шигырь юлларын укый, күңелләрне дулкынландыра, бермәлгә Варвара түтине яшьлегенә кайтара. Бай тормыш тәҗрибәсен бөтен кешегә үрнәк булырлык бер хәзинә дип атый.

Бүген әбиебез, сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, иркен тормышта гомер сөрә. Оныгы Галина тәрбиясендә яши. Әби еш кына улы Геннадийны сагынып искә ала. Аны яшьтән эш сөючән итеп тәрбияләгән, армия хезмәтеннән кайткач, Гена тракторга утырып, колхозның төп эшләрен башкара. Күмәк хуҗалык таркалгач, Бигеш аэропортында эшли. Әмма гомере кыска, 43 яшендә гүр иясе була. Варвара түти улы кайгысын бик авыр кичерә. Әмма оныгы Галина, ул Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе шәфкать туташы, үз вакытында даруын биреп һәм уколын кадап, Варвара әбисенең сәламәтлеген даими кайгыртып тора. Оныгына һәм башка туганнарына мең рәхмәтле, йөзьяшле әбиебез Варвара Павловна!

Мәләкәснең 100 яшьлек мөхтәрәм әбисенә Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән. Аны район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, үзенең җылы тәбрикләү сүзләрен әйтеп, юбилярыбыз Варвара әбигә истәлек бүләкләре белән бергә илбашының хатын тапшырды һәм якыннарының, туганнарының күңел җылысын тоеп, бәхетле яшәвен теләде. Котлы булсын юбилеең, Варвара түти!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев