Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр буе территориясеннән законсыз корылмаларны алдырачаклар

Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы Түбән Кама сусаклагычының Тукай районы территориясенә кергән яр буе зонасындагы җирдән законсыз файдалану очракларын ачыклады. Тарловка янындагы бу территориядә халык яр буендагы участокларны коймалар белән әйләндереп алып, сарайлар, бакчалар ясаган, анда төрле ашламалар керткән. Мондый эшчәнлек суны һәм сусаклагыч зонаны пычрату буларак бәяләнә. Моннан...

Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы Түбән Кама сусаклагычының Тукай районы территориясенә кергән яр буе зонасындагы җирдән законсыз файдалану очракларын ачыклады. Тарловка янындагы бу территориядә халык яр буендагы участокларны коймалар белән әйләндереп алып, сарайлар, бакчалар ясаган, анда төрле ашламалар керткән. Мондый эшчәнлек суны һәм сусаклагыч зонаны пычрату буларак бәяләнә. Моннан тыш, коймалар суга керүгә комачаулый.

Прокуратура биредәге корылмаларны алдыруны сорап Тукай район судына мөрәҗәгать итте, суд дәгъва гаризаларын тулысынча канәгатьләндерде.

фото minepzr.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев