Дүрт ир балага гомер биргән олы йөрәкле ана
Әни... Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә ала. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме,...
Баш хәрефтән язылырга хаклы күркәм Ананың берсе Теләнче Тамак авылында яши. Ул - 4 ир-бала тәрбияләүче Гөлназ ханым Вәлиева. Шушы олы йөрәкле Ана белән очрашырга насыйп булды миңа.
Авыл кешесенең тәрбиялелегенә сокланып туймаслык. Гөлназ ханым һәм аның гаиләсе турында язма әзерләргә теләк белдергәч, аптырап калдылар. «Китегез инде! Мактанган сыман килеп чыгар, кеше ни әйтер», - дип читенсенде Гөлназ ханым. Мактау түгел билгеле, барны бар дисең инде. Авыл җирендә кеше уч төбендә сыман яши бит, кемнең ничек сулаганын, ни уйлаганын да белеп торалар.
Гөлназ ханым 1970 елда Актанышта туа. 1989 елда Минзәлә шәһәренең медицина училищесын тәмамлап, бүленеш буенча Борды авылына фельдшер булып килә. Биредә Марат исемле автомеханик егет белән танышып, яратышып, кавышалар. Яшь парларның бәхетләрен түгәрәкләндереп уллары Булат дөньяга аваз сала. Ә аннары тормышларына тагын да ямь өстәп икенче уллары - Нияз туа. 1994 елда Теләнче Тамак авылына күчеп кайта бәхетле гаилә. Гөлназ ханым тернәкләндерү мәктәп-интернатына шәфкать туташы булып урнаша. Шулай тыныч кына балалар шатлыгын тоеп яшәгәндә кайгы ишек кага. Гомерлеккә дип кавышкан ире Маратны югалта - көтмәгәндә ул бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, 25 яшендә ике кечкенә сабыен кочаклап тол кала. Йөзенә чыккан кайгыны ераграк яшерү өчен, Гөлназ ханымга бөтен ихтыяр көчен җыярга туры килгәндер шул. Ачы хәсрәт ананың йөрәген телгәли, ләкин 2 һәм 4 яшьлек сабыйлар хакына тормышны ничек тә дәвам итәргә кирәк була.
Табигатьтә дә андый көннәр була: эссе кояшны сагындырып атналар буе яңгыр коя, аннары бер мизгелдә болытлар таралып, яктырып кояш килеп чыга. Пакь күңелле, риясыз ханымны язмыш бер дигән егет белән очраштыра. Яшәү ямен яңадан танытучы - шушы авыл егете Наил Вәлиев үз канаты астына ике сабыйны алып, Булат белән Нияз өчен әти була ул. Үзе дә эш сөючән Наил әфәнде улларына дөрес тәрбия бирә, кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерә. 5 ел бергә тормыш иткәннән соң, уртак куанычлары булып, бер-бер артлы ике ир-бала - Равил белән Самат дөньяга килә.
Гөлназ ханым белән Наил әфәнде бер-берсен ярты сүздән аңлап, 20 ел буе бергә гомер итәләр. Үз булдыклары белән тудырган бәрәкәтле яшәешләренең тәмен белеп бергә матур итеп көн күрәләр биредә.
Ике улы - Булат белән Нияз армия сафларыннан исән-сау хезмәт итеп кайталар. Икесенең дә яраткан эш урыннары бар. Әле быел гына Булатлары олы тормышка аяк баскан - Альбина исемле кыз белән кавышкан. Равил белән Самат исә мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Гөлназ ханымның йөзе айдай балкый, уллары өчен күңеле тыныч.
«Алма агачыннан ерак төшми» диюләре хак. Вәлиевларның барлык уллары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, тормышка теш-тырнагы белән ябышканнар. Хуҗалыктагы бар эшләрне башкаралар малайлар: кызсыз гаиләдә мал-туарын да карыйлар, сыер да савалар, ипи дә салалар, өен дә җыештыралар.
Дөнья терәге - хатын-кыз. 5 ир-атка кайнар ашлар пешерүче, өс-башларын тәртиптә тотучы, гаиләсенә наз бирүче ханымның эчкерсезлеге, сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм изге күңелле кеше икәне күренеп тора. Аның күңелендә тузан бөртеге кадәр дә каралык юк. Шушы көчле рухлы, түзем, сабыр Ана мактауга лаеклы.
- Әни безне кешеләргә карата шәфкатьле, иманлы, миһербанлы, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышты. Биргән киңәшләре тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде, - диде өлкән улы Булат.
Мин үз чиратымда, олы йөрәкле анага озын гомерле булып, барысының да уңышларына сөенеп, тормыш иптәше Наил белән тигезлектә яшәүләрен ихластан телим.
Кадерле Аналар! Изге бәйрәм уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы «әни» сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәге җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый. Җирдә тормышны саклаучылар булган әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаеклы. Җир йөзендә иң бөек затларга - сезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев