Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер тукайлылар пенсияне интернет аша да билгеләтә ала

Хәзер райондашлар пенсия билгеләтү өчен гаризаны пенсия фондына интернет аша да җибәрә ала. Шулай ук пенсия китерү юлын да электрон юл белән билгеләтергә мөмкин. Бу «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты» электрон сервисы аша башкарыла. Сервис эшли башлаганнан соң, 2015 ел башыннан, Россиядә 38 мең кеше шәхси кабинет аша гариза язган, 22...

Хәзер райондашлар пенсия билгеләтү өчен гаризаны пенсия фондына интернет аша да җибәрә ала. Шулай ук пенсия китерү юлын да электрон юл белән билгеләтергә мөмкин. Бу «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты» электрон сервисы аша башкарыла. Сервис эшли башлаганнан соң, 2015 ел башыннан, Россиядә 38 мең кеше шәхси кабинет аша гариза язган, 22 мең кеше пенсия китерү юлын билгеләткән.

Интернеттан пенсия билгеләтү өчен иң беренче эш итеп дәүләт хезмәтләре порталының логин һәм паролен язып, ПФР сайтыннан шәхси кабинетка керергә, аннары махсус бүлектә үзең турында мәгълүматны, пенсия билгеләү һәм китерү юлын язарга кирәк. Интернет аша гаризаны пенсия алу хокукы кергән көннән бер ай алдан җибәрү мөһим. Шәхси кабинет аша шулай ук социаль пенсияне, тупланмалы пенсияне дә билгеләтергә була.

Шәхси кабинетта гражданинның пенсия фондына мөрәҗәгать иткән көненнән башлап һәр адымы күренеп бара, гаризаның кабул ителгәнме, каралганмы икәне билгеләнә, гражданинга алга таба эшне ничек дәвам итәргә кирәклеге аңлатылган хатлар юллана. Тиешле документлар җитмәгән очракта аңа пенсия фондының территориаль органына шәхсән үзенә килергә кушыла.

Пенсия күләмен исәпләгәндә пенсия фондының эш бирүчеләрдән алган мәгълүматлары кулланыла. Алар гражданинның шәхси кабинетында күрсәтелә. Әгәр гражданин мәгълүмат тулы түгел дип исәпли икән, аңа эш бирүчедән төгәл мәгълүматны алып территориаль органга тапшырырга кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев