Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөз мең урынына миллион сум штраф түләячәк

Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәренә ришвәт бирү факты буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2015 елның 24 июлендә «Д.Е.С.» ҖЧҖ директоры хокук бозган юридик зат буларак үзенә 100 меңнән 200 мең сумга кадәр күләмдә салынган административ штрафтан качар...

Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәренә ришвәт бирү факты буенча тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2015 елның 24 июлендә «Д.Е.С.» ҖЧҖ директоры хокук бозган юридик зат буларак үзенә 100 меңнән 200 мең сумга кадәр күләмдә салынган административ штрафтан качар өчен Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәренә 5000 сум акча һәм ике шешә аракы тәкъдим итә һәм беркетмә төземәвен сорый.

Районара прокуратура әлеге очрак буенча «Д.Е.С.» ҖЧҖ директорына карата КоАПның 19.28 маддәсе 1 пункты нигезендә (вазифадагы затка ришвәт бирү) административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Аның нәтиҗәләре буенча суд юридик затны 1 млн сумга штрафка тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев