Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгечләре үз эшен башлаучы райондашларга булышырга ышандырды

Кичә район хакимиятенең утырышлар залында ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкилләре «Бизнес-десант» дип аталган өйрәнү семинары үткәрде. Анда бүген эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Ел башына алынган статистика мәгълүматлары буенча, районда 2441 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән аларның 1275е шәхси эшмәкәрләр. Сәүдә өлкәсендә аларның 45 проценты, транспорт һәм элемтәдә - 15, авыл хуҗалыгында һәм эшкәртү сәнәгатендә 8әр, төзелештә 7 проценты эшли, калганнары башка тармакларда да хезмәт куялар. Райондагы барлык эшләүчеләрнең 37 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларына җәлеп ителгән. Мондый предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 16 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итә. Район бюджетын тәэмин итүдә эшмәкәрләрнең өлеше 70 процентка кадәр.

Эш башлаганда, мәсәлән, бинаны арендага алганда, дәүләт субсидияләреннән файдаланырга уйлаганда, бизнес алып бару өчен җиһазлар, техника сатып алганда нинди ташламалардан файдаланып була - эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгечләре бу мәсьәләләрнең барысында да ярдәм итәргә, бизнес-план төзегәндә, юридик һәм башка мәсьәләләрдә булышырга ышандырды. Үзәкнең безнең районны үз эченә алган вәкиллеге Яр Чаллыда Энтузиастлар бульварында 3/08 йортында урнашкан. Сораулары булганнар 8-905-039-22-48 телефоны буенча шалтырата да алалар.

Үзәкнең Яр Чаллыдагы вәкиле дәүләт субсидияләре буенча «Лизинг-Грант» программасына аерым тукталды, еллык 10 процент белән ташламалы кредит алу программасына кагылды. Мәсәлән, аның буенча 300 мең сумга кадәр акчаны бары бер поручитель белән генә алырга була, 1 млн сум сорасаң - милегеңне залогка салырга кирәк булачак, ләкин бу бик отышлы вариант, дип билгеләп үтте ул.

Чарада катнашучыларга 60 төр юнәлеш буенча документлар пакеты белән бергә әзер бизнес-комплектлар бушлай таратылды. Бу документлар үз эшен башлап җибәрүчеләргә дә, дәвам итүчеләргә дә файдалы булачак, ялгыш юлдан китмәскә ярдәм итәчәк, диелде семинарда. Кибет ачып сәүдә белән шөгыльләнү кебек кабатланган бизнес төрләреннән тыш, белгечләр семинарда катнашучыларга джем һәм кайнатмалар җитештерү, кулдан сабын ясау, пыяла калдыкларын эшкәртү, бер мәртәбә кулланыла торган пластик савытлар җитештерү, патронаж шәфкать туташлары хезмәтләре, психологик ярдәм кабинеты кебек 60лап төр сирәк юнәлешне дә тәкъдим иттеләр.

Чарада барысы йөзгә якын райондаш катнашты. Тәҗрибәле бизнес-тренерлар аларны үз эшеңне башлаудан куркып тормаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев