27 июль 2016 яңалыклары
-
Тукайлылар Питрау бәйрәмендә катнашты
Керәшен милли бәйрәме 12 июльдә билгеләп үтелә һәм атна буе бәйрәм ителә. Питраудан соң кошлар сайраудан туктый, елга-күлләрдә сулар салкыная, җәйге җанлылык тына.
-
Компенсацияне портал аша рәсмиләштерергә кирәк
1 июльдән Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) яңа төр хезмәт эшли башлады. Хәзер баланы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләнә торган акчадан төп һәм өстәмә компенсацияне кайтаруны портал аша рәсмиләштерергә кирәк. Электрон хезмәттән файдалану өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлү үтәргә...
-
«Һава торышы яхшы торганда эшләп калырга кирәк», – диләр игенчеләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 16 процентка башкарылган. 9,5 мең гектар җир урылган булса, шуның 7 меңгә якыны - суктырылган. Ындыр табакларына 20 мең тоннадан артык бөртек кайтарылган. Уңыш гектарыннан уртача 30 центнер тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, лидерлар рәтендә -...
-
Әлфия Когогина: «Хуҗалык эшчәнлеген киңәйтергә теләүчеләргә аерым ярдәм чаралары карала»
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Әгерҗе районындагы эшлекле сәфәренең башында комбайннар парадында катнашты. Анда ул «Ак Барс Холдинг» предприятиесе комбайнчылары һәм механизаторлары белән аралашты, район башлыгы Валерий Макаров белән берлектә урып-җыю техникасын карады, игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм, уңай һава торышы килеп, уңышны югалтуларсыз...
-
Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен округ сайлау комиссияләренә документлар тапшырган кандидатларның исемлеге билгеле булды
Татарстан буенча барысы 53 кандидат күрсәтелде. Аларның 10ысы - үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, 43е сәяси партияләр вәкилләре, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайты. Тулы исемлек сайтта урнаштырылган. Яр Чаллы бермандатлы сайлау округының территориаль комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документларын бирегә 10 кандидат...
-
Бәйрәмгә рәхим итегез
29 июль 17 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Үзәк урамында төп чаллылылар һәм үткән гасырның 60нчы елларында ук бөек төзелешкә килеп урнашканнар очрашуы уздырыла. Бәйрәмне «Чаллы якташлар» оешмасы вәкилләре һәм «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре оештыра. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+ Фото чыганагы: ok.ru
-
Тукайлыларны республика прокуроры кабул итә
Татарстан Республикасы прокуроры, юстиция дәүләт киңәшчесе Илдус Нәфыйковка райондашлар үз сораулары белән 2 августта 9.00-11.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү район прокуратурасында (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 8/4 йорты) уздырыла. Алдан язылу өчен телефоннар: 71-35-12, 71-31-33. Фото чыганагы:m.prokazan.ru
-
Куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр күп тоткарланды
Район ЮХИДИ инспекторларының үткәрелгән чираттагы рейдында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата барысы 68 административ беркетмә төзелде. Аның 33е куркынычсызлык каешын такмаган өчен язылды. 10 беркетмә автомобильнең дәүләт номерлары укылмаган өчен, 10ысы иминият полисы булмаган өчен, 5есе ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыккан өчен, берешәр беркетмә документсыз йөргән, баланы махсус утыргычсыз...