Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Когогина: «Хуҗалык эшчәнлеген киңәйтергә теләүчеләргә аерым ярдәм чаралары карала»

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Әгерҗе районындагы эшлекле сәфәренең башында комбайннар парадында катнашты. Анда ул «Ак Барс Холдинг» предприятиесе комбайнчылары һәм механизаторлары белән аралашты, район башлыгы Валерий Макаров белән берлектә урып-җыю техникасын карады, игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм, уңай һава торышы килеп, уңышны югалтуларсыз...

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Әгерҗе районындагы эшлекле сәфәренең башында комбайннар парадында катнашты. Анда ул «Ак Барс Холдинг» предприятиесе комбайнчылары һәм механизаторлары белән аралашты, район башлыгы Валерий Макаров белән берлектә урып-җыю техникасын карады, игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм, уңай һава торышы килеп, уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләде.

Бүгенге көндә республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгын үстерүне тизләтүгә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте депутат. «Бу тармактагы уңышлар - Президент Рөстәм Миңнехановның һәм аның командасының кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсе. Монда барлык дәрәҗә депутатларның, министрлык һәм муниципалитет хезмәткәрләренең һәм, барыннан да бигрәк, авыл эшчәннәренең хезмәте керә», - диде ул.

Депутат федераль үзәктән авыл хуҗалыгына ярдәм чаралары турында әйтеп үтте. «Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләргә 2016 елда Дәүләт Думасы 10 млрд сум күләмендә субсидия бирү турында карады, бу быел ук 20 мең данәгә кадәр техника алырга мөмкинлек бирәчәк. Паркны тулысынча яңарту өчен без бүгенге темпларны югалтмаска тиеш. Монда дәүләт ярдәме булу бик мөһим», - диде Әлфия Когогина. Депутатның сүзләренчә, 2015-2016 елларда аграрийларга ярдәм чаралары өчен 237шәр млрд сум акча каралганын белдерде. Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына 14,5 млрд сум ярдәм юнәлтелә, шуның 8,4 млрд сумы федераль бюджеттан.

Эш визиты барышында Әлфия Когогина балалар сәламәтләндерү лагеренда, социаль приютта, участок больницасында, өлкән яшьтәгеләрнең тернәкләндерү үзәгендә булды.

Сәламәтләндерү лагеренда депутат яшь хоккейчыларның иртәнге тренировкалары вакытына туры килде. Учреждениенең җитәкчелеге Әлфия Когогинага бинаның йокы корпусында һәм ашханәсендә ремонт ясарга ярдәм итүен сорады.

Социаль приютта тәрбияләнүче балалар кунакларга үз спорт мәйданчыкларын, бакчаларын, үз куллары белән эшләгән эшләрен күрсәттеләр. Приют җитәкчелеге депутаттан балигъ булмаган балалар тәрбияли торган эчкече әти-әниләрне мәҗбүри рәвештә дәвалау турында закон кертүне сорады.

Участок больницасында Әлфия Когогина «Авыл докторы» программасының ничек эшләве белән кызыксынды, «Ашыгыч ярдәм» паркын яңарту өчен федераль программада катнашуга заявкаларны вакытында тапшырырга чакырды.

Тернәкләндерү үзәгендә исә әби-бабайларның сорауларына җавап бирде. Алар, нигездә, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев