«Һава торышы яхшы торганда эшләп калырга кирәк», – диләр игенчеләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 16 процентка башкарылган. 9,5 мең гектар җир урылган булса, шуның 7 меңгә якыны - суктырылган. Ындыр табакларына 20 мең тоннадан артык бөртек кайтарылган. Уңыш гектарыннан уртача 30 центнер тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, лидерлар рәтендә -...
Дүшәмбе көнне «Кама Бекон» хуҗалыгының көзге бодай басуына юл тоттык. Безне хуҗалыкның баш агрономы Андрей Хохлов каршы алды.
- Хуҗалыкта көзге бодай 2500 гектарга якын мәйданны били. Бүгенге көннең иртәсенә 1150 гектар урып-суктырылды, көненә уртача 300 гектар чыга. Уракка узган атнаның пәнҗешәмбесендә төштек. Шушы кыска вакыт эчендә көзге бодайны урып-җыюны 50 процентка башкардык дияргә була. Урак башыннан алып бер атна вакыт үтмәде, ындыр табакларына 3 мең тоннадан артык ашлык кайтарылды. Әлегә уңыш чыгышы гектарына - 34 центнер, әмма алга таба әлеге күрсәткеч күтәрелер дигән өмет бар. Узган ел белән чагыштырганда, бу елны уңыш бер баскычка югарырак, - дип сөйләп китте Андрей Валентинович. - Кырда 9 комбайн эшли. Игенчеләр - «John Deere», «Tucano» һәм «Lexion» кебек куәтле чит ил комбайннарында иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр басуда. Шулай ук басуга 30дан артык йөк машинасы чыгардык. Алар көненә 3-4 рейс ясап, амбарларга 15 тонна бодай алып кайта, арба таккан «КамАЗ»лар 35 тоннага кадәр ташый алалар, - ди агроном, комбайн бункеры тулганны көтүче йөк машиналарына күрсәтеп.
Бодай тулы арбаның өстен ябып азапланган йөк ташучыга күзем төште. Дөрес эшли, юкса, юлда бөртекләр җилгә очачак бит. Игенчеләрнең тырыш хезмәтен ничек җилгә очырасың инде.
Андрей Валентинович белән әңгәмәне дәвам итәбез.
- Хезмәт хакына килгәндә, ул күпме эшләүгә карап, төрлечә була. Калган уңайлыкларга килгәндә, игенче-механизаторларга басуга ике тапкыр кайнар аш илтәбез. Техник хезмәт күрсәтү, ягулык белән тәэмин итүдә дә өзеклек юк. Комбайннар янгынга каршы кирәк-яраклар, аптечка, эш киемнәре белән тәэмин ителгән.
Әнә безнең каршыга, бер-берсеннән бераз гына калышып, үзләренең «кыр кораблары»нда алтынсу иген киңлекләрен гизүче комбайнчылар якынлаша. Күңелдә табыныбыз күрке булган икмәк үстерүчеләр өчен горурлык хисләре уяна.
Шулкадәр кызу эш вакытында аларны ничек туктатып, механизаторлар белән әңгәмә корасың, ди?! Безгә көтәргә туры килде. Менә бункеры ашлык белән тулган бер комбайн килеп туктады. Ирек Талипов булып чыкты ул. 16 еллык хезмәт стажлы механизаторның иген язмышы өчен борчылуы йөзенә чыккан иде.
- Мин үзем Сарман районы егете. Хәзер «Татарстан» совхозы поселогында яшим. Кечкенәдән үк комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Урак өсте - безнең өчен мөһим һәм зур эш. Ходай көнен бирсә, урып-җыю проблема түгел. Урып-җыюны вакытында төгәлләү - безнең хыял инде ул. Кырдагы уңышны җыеп алып, киптереп-җилләтеп, амбарларга урнаштыруны артык сузу ягында түгел без. Быел исә ашлык аеруча мул булырга охшап тора. Алда тагын да олы эш көтә әле безне. Хәерле сәгатьтә! - дип, янә эшенә тотынды Ирек ага.
- Безнең егетләр барысы да тырыш, берсен алып, икенчесен куярлык түгел. Уңышның язмышы алар кулында. Башкача булмый да, чөнки җир, бил бөгеп эшләсәң генә, мул уңыш бирә, - дип өстәде агроном.
Ялга туктаган игенчеләр арасында яшьләр дә күренә. Агроном Андрей Хохлов әйтүенчә, алар - Александр Колпаков һәм Илфат Сәйфетдинов - шулай ук эшләрен намус белән башкаручы егетләр. Яшь булуларына карамастан, урып-җыю эшендә тәҗрибәләре бар, эштә сынатмыйлар.
Һичшиксез, җитәкчеләр һәр эшне алдан уйлап планлаштырганда, механизаторлар ялны, көнне-төнне белмичә тырышып эшләгәндә һәм табигать мөмкинлеген биргәндә, кырдагы игеннәр түкми-чәчми җыелып алыныр, Аллаһы боерса.
Газетаны бастыругa әзерләгәндә, «Кама Бекон» хуҗалыгының баш агрономы Андрей Хохлов белән янә элемтәгә кереп, бүгенге көндә урып-җыю эшләре барышы турында сораштык. Андрей Валентинович хәбәр иткәнчә, 26 июль көненә хуҗалыкта игеннәр 1400 гектарга якын мәйданда урып-суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 30 центнер чыга, тулай җыем 4 мең тоннадан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев