Тукайлылар Питрау бәйрәмендә катнашты
Керәшен милли бәйрәме 12 июльдә билгеләп үтелә һәм атна буе бәйрәм ителә. Питраудан соң кошлар сайраудан туктый, елга-күлләрдә сулар салкыная, җәйге җанлылык тына.
Христианнарның бу бәйрәме белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов, шулай ук Татарстан Республикасының халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов җылы тәбрикләде. Алар әлеге бәйрәмнең шәһәркүләм генә түгел, ә республикакүләм мөһим чара булуын ассызыкладылар. Җыелган халыкның барчасына да исәнлек-саулык, керәшен халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калуда сабыр һәм үҗәт булып калуларын теләделәр.
Бәйрәм кунаклары Алабугадан килгән «Ак каз», Әлмәттән «Кәләем», Яр Чаллыдан «Карендәшләр», Зәйдән «Сандугач», Башкалабыз Казан шәһәреннән килгән «Казан Айбагыры» һәм «Бәрмәнчек» фольклор коллективлары чыгышларын яратып карадылар. Чыгыш ясаучылар арасында, районыбыз данын яклап, Мәләкәстән «Питрау» һәм Борды авылыннан «Борды» ансамбльләре дә катнашты.
Бәйрәмдә фольклор ансамбльләре һәм кунаклар әйлән-бәйлән уйнады, төрле бәйгеләр оештырылды. Шәһәрнең иң яхшы сызгыручылары «Гөлбакчада аллы-гөлле сандугачлар сайрыймы?» мавыктыргыч бәйгесендә катнашты.
Питрау бәйрәме тәэсирләре белән уртаклашуын сорап, Мәләкәс авылының мәдәният йорты директоры Людмила Адамовага мөрәҗәгать иттек.
- Искиткеч матур бәйрәм булды ул. Тантаналы чараны Виталий Агапов башлап җибәрде. Соңыннан сәхнә түренә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыкты, алардан соң исә бәйрәмне Татарстаныбызның төрле почмакларыннан килгән коллективлар дәвам итте. Барлык артистларны да тамашачы бик җылы каршы алды, чыгышларын алкышларга күмде. Бәйрәмгә Башкортостан Республикасыннан, хәтта Самара өлкәсеннән килгән фольклор ансамбльләре, Алабуганың мәдәният агарту көллиятеннән бию ансамбле дә бар иде. Питрауны түгәрәк уен дәвам итте, коллективлар, кулга-кул тотынышып, «Карендәшләр» коллективы җыры астында түгәрәк әйләнделәр. «Питрау» коллективы балалары «Мәләкәс суы» җырын, «Мәләкәс такмаклары»н башкардылар. Безгә Татарстан халыклар ассамблеясы исеменнән грамота тапшырылды. Әлеге бәйрәмдә чыгыш ясагач, коллективыбыз Калинино авылында барган Кече авыл бәйрәменә кайтты һәм анда да җыелган халыкны матур җырлар, күңелле биюләр белән котлады, - дип хәбәр итте безгә Людмила Николаевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев