Компенсацияне портал аша рәсмиләштерергә кирәк
1 июльдән Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) яңа төр хезмәт эшли башлады. Хәзер баланы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләнә торган акчадан төп һәм өстәмә компенсацияне кайтаруны портал аша рәсмиләштерергә кирәк. Электрон хезмәттән файдалану өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлү үтәргә...
1 июльдән Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) яңа төр хезмәт эшли башлады. Хәзер баланы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләнә торган акчадан төп һәм өстәмә компенсацияне кайтаруны портал аша рәсмиләштерергә кирәк.
Электрон хезмәттән файдалану өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлү үтәргә кирәк. Теркәлүне тукайлылар Яр Чаллының ГЭС бистәсе, 4/2-1 йортында урнашкан күпфункцияле үзәгендә яки http://esia.gosuslugi.ru/registration. сайты аша башкара алалар.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы вакытны янга калдырырга, алты ай саен керем турында белешмәләр җыюдан котылырга ярдәм итәчәк. Сораулар булса, райондашлар 70-13-41, 70-35-09 һәм 70-00-57 телефоннарына шалтырата алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев