Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен округ сайлау комиссияләренә документлар тапшырган кандидатларның исемлеге билгеле булды
Татарстан буенча барысы 53 кандидат күрсәтелде. Аларның 10ысы - үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, 43е сәяси партияләр вәкилләре, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайты. Тулы исемлек сайтта урнаштырылган. Яр Чаллы бермандатлы сайлау округының территориаль комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документларын бирегә 10 кандидат...
Татарстан буенча барысы 53 кандидат күрсәтелде. Аларның 10ысы - үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, 43е сәяси партияләр вәкилләре, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайты. Тулы исемлек сайтта урнаштырылган.
Яр Чаллы бермандатлы сайлау округының территориаль комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документларын бирегә 10 кандидат тапшырган. Аларның 3есе - үз-үзләрен күрсәтүчеләр. КПРФ - 2, «Бердәм Россия, «Гадел Россия», ЛДПР, «Ватан», «Парнас» партияләре берешәр кандидатны тәкъдим иткән. Бүгенге көндә аларны теркәү бара.
21 июльдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина да территориаль комиссиягә документларын тапшырды. «Мин хәзер үзем өчен, үз партиям өчен рәсми рәвештә агитация алып бара алам. Конкрет эшләр партиясе өчен һәм, биш ел дәвамында республиканың, шәһәрнең һәм халыкның мәнфәгатен яклаган кеше буларак, үзем өчен тавыш бирергә чакыра алам», - дип белдерде ул журналистлар белән әңгәмәсендә.
15 июльдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия» партиясе исемлеген раслаган иде. Шул көннән башлап аның бермандатлы округлардан кандидатлары округ сайлау комиссияләренә беренче пакет документларын тапшыра башлады. Закон буенча, аларны кабул итү срогы 23 июльгә кадәр билгеләнде.
Беренче пакетны тапшырганнан соң, кандидатлар өч көн эчендә махсус сайлау счеты ача, барлык агитация материаллары шуннан финанслана. Шуннан соң, 3 августка кадәр, округ сайлау комиссияләренә документларның икенче пакеты тапшырыла һәм 10 көн эчендә комиссияләр кандидатларны теркәү турында карар кабул итә. Шулай итеп, 13 августтан да соңга калмыйча, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның фамилияләре төгәл билгеле булачак.
Искә төшерәбез, 27 июньдә «Бердәм Россия»нең федераль съезды республиканың партия исемлеге буенча 14 кандидатны һәм Татарстанның бермандатлы округлары буенча 6 кандидатны раслаган иде. «Бердәм Россия»нең республика буенча партия исемлеге башында Президент Рөстәм Миңнеханов тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев