26 февраль 2021 яңалыклары
-
Туган телдә җырлый чишмә...
Иштирәк авылы мәдәният йортында «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган үзешчән сәнгать смотр концерты үтте. Концерт программасы Иштирәк авыл җирлеге турындагы видеосюжет белән башланып китте. Шуннан соң тамашачылар корабльдә сәяхәт итү мохитенә чумдылар. Иҗат корабы безне җырлар, биюләр һәм кызыклы легендалар станцияләре буйлап алып барды.
-
«Яратмасаң, машина йөрми ул...»
Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.
-
Ягез әле, егетләр!
Күзкәй урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары булды. Өч команда җитезлеккә, зирәклеккә, физик ныклыкка көч сынашты. Бәйгене мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Карпов оештырды. Башта спортчылар командаларга бүленде. Мәктәп һәм авыл яшьләре командаларына старт алдыннан Яңа Байлар авылыннан Күзкәй авыл советы депутаты Динар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге команда килеп кушылды.
-
Хезмәт сөюче Роза
Роза Хәмәдиева – «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, яшь чагында сайлаган хезмәт юлын әлегәчә дәвам итүче фидакарьләрнең берсе.
-
Шигырь яратучылар
Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Князево мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь укучылар бәйгесе үтте.
-
Куркыныч маневр
Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.
-
Спорт белән хезмәт янәшә
Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.
-
Шахмат зонасы
25 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
-
Кайсы участоклар газлаштырылыр?
2020 елда район территориясендә торак йортларны газлаштыру дәрәҗәсе 32,5 процентны тәшкил итте. Йортларга газ кертүгә региональ бюджеттан 133,981 млн сум акча җәлеп ителде. 2021 елга 35,790 млн сум акча бүленер дип көтелә. 2022 елга газлаштыру максатына 43,273 млн сум, 2023 елга 154,512 млн сум акча җәлеп итү көтелә, дип хәбәр итә район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгалиев.
-
Һәркем өчен уңайлы булсын
Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчеләр белән күчмә киңәшмә уздырды.